news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Барданың «Таң» газетасы баш мөхәррире: Коллектив яшәрә, бу – зур сөенеч

Барданың «Таң» газетасы баш мөхәррире: Коллектив яшәрә, бу – зур сөенеч
Гөлүзә Ибраһимова

Пермь крае Барда районында чыга торган «Таң» газетасы баш мөхәрире Индира Хаҗиева коллективта яшьләр эшләве турында сөйләде.

«Газетаның 93 еллык тарихы бар. Бүгенге көндә ул ике телдә чыга, тираж – 3,5 мең. Редакциядә 15 кеше эшли. Кеше күбрәк булу газетаның ике телдә чыгуы белән дә бәйле. Аллаһка шөкер, бүгенге көндә коллективыбыз яшәрә. Журналистлар, тәрҗемәчеләребез арасында яшь кадрларыбыз бар. Бу – бик зур сөенеч», – дип сөйләде ул «Татар-информ» журналистына.

Ул редакциянең 90 еллык юбилеена яңа җиһазлар бирелүен искә алды.

«Газетаның юбилее уңаеннан Татарстан безгә яңа аппаратлар бүләк итте. Бүгенге көндә без төсле китаплар да бастырабыз. Төсле полиграфияне үзебездә эшли алабыз. Элек тышлыкларны читтә эшләтә идек. Шундый ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт», - диде ул.

Баш мөхәррир сүзләренчә, Барда районы җитәкчелеге дә газета тормышында актив катнаша. «Алар безгә зур ярдәм күрсәтә. Газетаны саклап калуга зур өлеш кертәләр. Район җитәкчелеге белән берлектә эшлибез», - диде ул.

Индира Хаҗиева Татарстаннан килгән журналистларга редакцияне күрсәтте. «Таң» һәм «Рассвет» газеталарыннан кала, коллектив «Халык чишмәсе» газетасын да чыгара.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә Бардада XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot