news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Барданың «Таң» газетасы баш мөхәррире: Һәр җирдәге кебек тиражлар кими

Барданың «Таң» газетасы баш мөхәррире: Һәр җирдәге кебек тиражлар кими
Татар журналистлары язучы Сибгат Хәким музеенда
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәргән форум барышында Пермь крае Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Индира Хаҗиева редакцияләренең эшчәнлеге хакында сөйләде, проблемаларны атады.

«Безнең газета татар һәм рус телләрендә нәшер ителә. Аның 93 еллык тарихы бар. Атнага ике тапкыр бастырыла. «Таң» – ул иҗтимагый-сәяси вакытлы матбугат басмасы. Биредә төрледән-төрле язмалар урын ала. Барда яңалыклары, аның хезмәт сөйгән халкы турында күпләп языла. Куанычлы, соңгы арада коллективыбыз яшәрә. Яшьләр килә. Әлбәттә, аларның бөтенесенең дә журналистик яки филфак белеме юк. Шулай да татар телендә яхшы гына язалар. Редакциядә 14 кеше эшли. Рус газетасы дубляж белән чыга. Проблемаларга килгәндә, һәр җирдәге кебек тиражлар кими», – дип сөйләде Индира Хаҗиева.

Әңгәмәдәш ассызыклавынча, Барда районында халыкның 92 проценты – татарлар, башкортлар. Шуңа күрә дә, татар телендә нәшер ителгән вакытлы матбугат басмасына ихтыяҗ бар.

«Тиражлар кимүе инде юньле-рәтле почталар эшләмәвенә бәйле. Хәзер бит күпләр үзләренә кирәкле мәгълүматны интернеттан ала. Газетаның сайты да эшләп килә, социаль челтәрләрдә дә эш алып барыла. Шуннан соң без 10 данә Пермь крае татарларының «Халык чишмәсе» газетасын да чыгарабыз. Ул губернатор хакимияте заказы белән нәшер ителә. Штаттан тыш авторлар сирәгәя, өлкәннәр картая. Алардан хатлар кабул итеп торабыз», – ди ул.

Индира Хаҗиева Татарстанга дә рәхмәтле булуын әйтте. «Үзебезнең кечкенә генә типографиябез бар. Газеталарны гына түгел, ә китаплар да бастырабыз. Әлбәттә, принтерыбыз аклы-каралы ысул белән чыгара торган. Моннан 3 ел элек Татарстан Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы безгә китап басу машинасы бүләк иткән иде. Менә шушы вакыт эчендә туган як язучыларының 20ләп китабы чыкты. Төрле оешма-предприятиеләргә календарьләр, афишалар да ясыйбыз. Татарстандагы коллегаларыбыз безне гел шулай матур итеп каршы алалар. Сездән илһамланып кайтабыз», – диде ул.

  • Индира Хаҗиева журналистикада 12 эшли. Ул 10 ел рус газетасында дубляж буенча редактор булып эшләгән. Баш мөхәррир булып эшләвенә 2 ел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100