news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бардада яңартылган балалар сәнгать мәктәбе ачылды

Бардада яңартылган балалар сәнгать мәктәбе ачылды

Пермь крае Барда авылында яңартылган балалар сәгать мәктәбе ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Ппемьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

«Корбан Гаете алдыннан XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрәбез. Сездә зур юбилей һәм бәйрәм. Сез зур гаилә. Бәйрәмгә бүләк белән киләләр, бүләкләрнең берсе Сабантуй булса, икенчесе – балалар, олылар, гаиләләр өчен яңартылган биналар. Яшик, җырлыйк, биик, бәхетле булыйк», – диде ул.

Быел Барда районы 100 еллыгын бәйрәм итә. Район җитәкчесе Хәлил Алапанов яңартылган биналар өчен Пермь крае губернаторы һәм Татарстан Республикасы Рәисенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Алар өч ел элек Бардага килгән булган.

«Бу мәктәп район халкының зур хыялы иде. Без Татарстан белән һәрвакыт элемтәдә, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов безгә музыка инструментлары белән дә ярдәм итте. Бу мөктәпне тәмамлаган укучылар чын кеше, кече ватан һәм Россиянең чын патриотлары булырлар дип өметләнәбез», – диде ул.

Мәктәп директоры Илзирә Аптукова сүзләренчә, мәктәпкә 1967елда нигез салынган.

«Мәктәп укучылары халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә дә җиңүләргә ирешә. Бүгенге көн безнең өчен истәлекле. Яңа бинаны күп еллар көттек, безнең күңел ашкынып тора», – диде ул.

Искәртеп узабыз, иртәгә Бардада XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100