news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бардада татар теле, тарихы һәм мәдәнияте буенча төбәк олимпиадасы узды

Бардада татар теле, тарихы һәм мәдәнияте буенча төбәк олимпиадасы узды
Фото: Пермь краеның Барда муниципаль округы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге

Пермь краенда ел саен этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары өчен туган (татар) теле, мәдәнияте һәм тарихы буенча төбәк олимпиадасы үткәрелә. Быел сайлап алу этабында Барда, Октябрьский, Чернушка, Уинское, Орда, Кунгур, Лысьва һәм Пермь муниципаль округларының белем бирү оешмаларында 3-4 сыйныфларда белем алучы 128 укучы һәм 5-7 сыйныфларда белем алучы 131 укучы катнашты. Бу хакта Пермь краеның Барда муниципаль округы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге хәбәр итте.

Татар теле, тарихы һәм мәдәнияте буенча төбәк олимпиадасының төп максаты һәм бурычлары — укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау, татар телен саклау һәм үстерү, шулай ук милләтара татулыкны ныгыту һәм Пермь краеның этномәдәни төрлелеген саклау.

Укучылар комплекслы тест биремнәрен үтәгән, иҗади эшләр (иншалар) язган һәм телдән чыгышлар тәкъдим иткән. Барлык катнашучылар да туган телне тирән белүен күрсәткән.

Олимпиада тантаналы ябу чарасы белән тәмамланган. Призерлар һәм җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Олимпиада оештыручылары барлык катнашучыларга туган телне, гореф-гадәтләрне һәм мәдәниятне саклауга күрсәткән кызыксынулары өчен ихлас рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot