Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Бардада татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесе үткәрелде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылында. Биредә ул Җәмигъ мәчетендә булды, дип хәбәр итә конгресс матбугат хезмәте.
Пермь краенда әһәмияте һәм масштабы буенча икенче урында торган Җәмигъ мәчете 2010нчы елда ачыла. Әлеге мәчет – район мөселманнарының рухи үзәге булып тора. Мәчеттә җомга намазы укыла, ял көннәрендә ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнү буенча мәктәп эшли. Мәчет каршында Коръән уку буенча район конкурслары үткәрелә, китапханә эшләп килә. Хәзерге вакытта Барда Җәмигъ мәчете – Кама буеның иң зур авыл мәчете.
Алга таба Барда авылында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән ифтар мәҗлесе үткәрелде. Данис Шакиров чарада катнашучыларны сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлады. Чара дини-мәдәни программа белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз