news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бардада Гаилә паркы ачылышында татар яшьләре язылышты

Бардада Гаилә паркы ачылышында татар яшьләре язылышты
Фото: Зөлфия Шәвәлиева

Пермь крае Барда районы үзәгендә, 2024 елда билгеләп үтелүче Гаилә елы уңаеннан, яңа Гаилә паркы ачылды, ачылу тантанасында яшь пар өйләнеште. Яңа туган гаиләне беренчеләрдән булып Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов котлады. «Без бүген тантаналы рәвештә Гаилә паркын ачабыз. Әлеге паркны ачу өчен зур хезмәт куйган хөрмәтле мецентыбыз Андрей Кузяевка зур рәхмәт. Әлеге парк авылыбыз халкы өчен яраткан җиргә әверелсен, яшь парга мул тормыш, бәхет телим», – диде ул.

Барда халкын Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде, яшь парга җылы теләкләрен җиткерде. «Барлык төбәкләрдә Гаилә елына багышлап төрле чаралар үтә. Без бүген шундыйларның берсендә. Гаилә ул – безнең зур Россиябез. Матур парк ачыла, һәм беренче булып шундый матур гаилә туа. Бу – чын мәгънәсендә зур горурлык һәм мисал. Тормышыгыз матур булсын», – диде ул, яшьләрне котлап.

Яңа туган гаилә – Алсу һәм Данис Кучембаевлар тантанадан соң хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Никахыбыз күптән түгел булды, гаиләбезне рәсми рәвештә теркәр өчен гариза язгач, шундый чара тәкъдим иттеләр, без бик теләп ризалаштык. Гаиләбез белән Бардада яшибез, мин табиб-дефектолог, ирем ЮХИДИ хезмәткәре», – дип таныштырды Алсу.

«Гаиләбездә татар теленә дә зур урын бирәбез. Мин дә, Алсу да татар мәктәпләрендә укыдык, туган телебездә сөйләшергә тырышабыз. Балаларыбызга да матур, милли телебезне өйрәнәчәкбез», – дип өстәде яшь гаилә башлыгы Данис.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100