Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бардада «Бәхетле Ханым-2026» конкурсының сайлап алу туры узган
«Барда мәдәният һәм ял үзәге» базасында татар һәм башкортлар арасында «Бәхетле Ханым-2026» төбәк матурлык һәм сәләт конкурсының сайлап алу туры узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны «Ватан» милли традицияләргә ярдәм итү хәйрия фонды оештырган. Аның җитәкчесе - Вәлиев Ринат Максумович.
Сайлап алу турында Барда муниципаль округыннан 10 конкурсант катнашкан.
Катнашучыларның һәркайсы үзләренең тышкы ягымлылыгын гына түгел, сәләтләрен дә күрсәтә:
- милли ашлар тәкъдим итә;
- макияж һәм чәч ясау буенча мастер-классларда катнаша.
- чәй өстәле артында чәй эчү һәм күңелле аралашу оештырыла.
Конкурсантларны «Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы рәисе Сәлим Назин котлый һәм Рәхмәт хатлары тапшыра.
«Конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерәбез һәм кызларыбызга алга таба уңышлар, киләсе турга үтүләрен һәм 2026 елның 11 апрелендә Пермь шәһәрендә узачак «Бәхетле Ханым-2026» конкурсының финалында җиңүләрен телибез», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз