news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Барда төбәгенең «Таң» газетасы 95 еллык юбилеен билгеләп узды

13 ноябрь көнне Пермь краеның Барда районында нәшер ителүче «Таң» газетасы 95 еллык юбилеен билгеләп узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапановның сәламләве белән башланып китте. Шулай ук Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһимов та килгән иде.

Бәйрәм чарасы Барданың Мәдәният һәм ял үзәгендә узды. Булат Ибраһимов, үз чиратында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләмәне укып ирештерде һәм редакциягә ноутбук алу өчен сертификатны газетаның баш мөхәррире Индира Хаҗиевага тапшырды. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән редакция хезмәткәрләре Тимганов Ибраһим Мулланур улын, Кучукбаева Ләйсән Рәсим кызын һәм баш мөхәррир Хаҗиева Индира Калдыбай кызын бүләкләде.

Чарада «Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» җәмәгать оешмасы рәисе Сәлим Назин, Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Ринат Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнаштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot