news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Барда районында Татарстанның халык артисткасы Дамирә Кузаеваны искә алдылар

Пермь өлкәсе Барда районы Төнгүк авылында җирләнгән артистка истәлегенә, авылдашлары Гөлшат Зәйнәшеваның "Гайфи бабай, өйлән давай" әсәрен куйды.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Пермь өлкәсе Барда районында Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дамирә Кузаева истәлегенә багышлап, театр кичәсе узды. Барда районы “Таң” татар газетасы хәбәр иткәнчә, артистканың авылдашлары ел саен аның хөрмәтенә шулай спектакльләр куя.
 
Дамирә Нәҗмиҗан кызы Кузаева 1948 елның 16 маенда Барда районының Төнгүк авылында туган. Ул 1964 елда Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге Татар драма театры труппасына эшкә керә, соңрак Казан театр училищесын тәмамлый. Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса – йолдыз бар” пьесасы буенча куелган спектакльдә Мәдинә роле өчен 1979 елда аңа Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырыла. Артистка 1993 елның декабрендә вафат була. Төнгүк авылында җирләнә.
 
Быел Төнгүк авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлшат Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясен сәхнәләштергән. Үзешчән артистлар татар
спектаклен Сөҗән авылы Мәдәният йортында күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot