news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат

Үлем сәбәбе инсульт дип фаразлана.

Бүген Пермь өлкәсе Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат булган.

Бу мәгълүматны «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи раслады. Үлем сәбәбе инсульт дип фаразлана. 

Эльмарт Уразов Пермь өлкәсе Барда районы Чалкак авылында 1955 елда туган. Казан дәүләт университетын 1977 елда журналистика белгечлеге буенча тәмамлый. Бөтен хезмәт юлы «Таң» газетасына багышланган. Хатлар бүлеге мөдире булып эшләгән, 10 ел – редактор урынбасары, 1993 елдан – газетаның баш мөхәррире. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot