Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Барда районы Үдик авылы Сабан туе быел Ильяс Гыймадетдинов истәлегенә оештырылган
Пермь краеның Барда районы Үдик авылында Сабантуй бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә вертолёт та булган, дистәләгән популяр татар эстрада йолдызлары чыгыш ясаган, йөзләгән килограмм пылау һәм шашлык пешеп торган. Сабан туенда 10 меңнән артык кеше катнашкан. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ләкин бу Сабантуйның төп байлыгы саннарда түгел, ә аны оештырган искиткеч кешеләрнең олы күңелендә. Үдик авылы Сабан туен ел саен Ильяс һәм Илсаф Гыймадетдиновлар уздыра иде. Алар зур транспорт компаниясенә нигез салучылар, меценатлар, хәйриячеләр, үз кече ватаннарын яратучылар һәм аның халкына төрлечә ярдәм итеп торучылар. 2026 ел башында Ильяс Гыймадетдинов вафат булды. Аның шулай иртә китеп баруы татар халкы өчен зур югалту булды. Шуңа күрә быелгы Сабантуй аның якты истәлегенә багышланды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз