Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Барда авылында Муса Җәлил бюсты ачылачак
Бүген Барда авылына Муса Җәлил бюсты җибәрелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Бюстның авторы – танылган скульптор Винера Абдуллина. Бүген ул Санкт-Петербург заманча сәнгатенең актив вәкилләренең берсе булып тора.
Бюст XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе кысаларында ачылачак. Милли бәйрәм 14-15 июньдә узачак. Шунда ук шагыйрь исемен йөртәчәк сквер да ачылачак, диелә хәбәрдә.
2013 елда Бардада Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. Бәйрәм кысаларында Барда районы администрациясе бинасы каршындагы мәйданда Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйре исемендәге сквер барлыкка килгән.
Муса Җәлил бюстын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз