Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Барда авылында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Пермь крае Барда авылына килде.
Иң беренчеләрдән булып, Милли Шура рәисе Габдулла Тукай исемендәге скверда булды һәм бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Әлеге һәйкәл район хакимияте бинасы янында Барданың үзәк мәйданында куелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
- Барда муниципаль районының Барда авылында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның бюстын ачу тантанасы 2013 елның 28 июнендә, IV Бөтенроссия авыл Сабан туе көннәрендә узды. Соңрак биредә бөек татар шагыйре исемен йөртүче сквер да барлыкка килде, ул Былтыр һәм Шүрәле скульптуралары белән баетылган. Ә 2016 елның октябрендә, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, биредә «Су анасы» композициясен ачу тантанасы булды. Габдулла Тукайның язмышы Барда белән тыгыз бәйләнгән, чөнки аның бабасы Зиннәтулла Әмиров нәкъ менә биредә туган һәм үскән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз