Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Барда авылы китапханәчесе: Соңгы арада татар телле вакытлы матбугат белән кызыксыну арта
Пермь крае Барда авылы модельле китапханә җитәкчесе Лилия Раемова соңгы елларда авыл халкының татар телле вакытлы матбугат белән кызыксынуы арту турында сөйләде. «Авыл китапханәсендә аерым вакытлы матбугат залы булдырылган. Әлеге залда укучылар теләгән газета-журналларны сайлап укый ала. Соңгы арада бигрәк тә татар телле вакытлы матбугатка сорау күбәйде, аеруча ир-атлар арасында бу шактый сизелә», – диде ул.
Авыл халкы «Акчарлак», «Ирек мәйданы», «Юлдаш», «Мәгариф», «Гаилә учагы» журналларын яратып укый. Алар китапханәчеләр тарафыннан булдырылган күргәзмәдә дә күрсәтелгән. «Ватаным Татарстан» белән «Шәһри Казан. Язмыш» газеталарын да сорыйлар, ләкин алар бездә әлегә юк», - дип өстәде китапханәче.
Журналистларны Барда районы модельле китапханә эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бүген әлеге китапханәдә барлыгы 5 меңнән артык татар телле китап саклана.
«Фондта барлыгы 20 меңнән артык китап бар. Укучыларыбызда туган телгә мәхәббәт уяту максатыннан милли почмак булдырылды. Монда 5 меңгә якын татар китаплары күрсәтелгән. Татар телендә иң күп укылган китап - Габдулла Тукай әсәрләре», - дип сөйләде Лилия Раемова.
Китапханә җитәкчесе Татарстан язучылары белән һәрдаим очрашулар узуын ассызыклады. «Татарстан язучылары очрашуларга килеп тора. Күптән түгел генә Татарстанның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов җитәкчелегендә Бөтендөнья татар конгрессыннан язучылар белән очрашу узды»,- дип сөйләде ул.
Китапханә Бөтендөнья Татар конгрессы иҗтимагый фонды белән хезмәттәшлек итә. 2023 елда Татарстаннан барлыгы 540 данә китап килгән. Шуның 350 татар телендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз