news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бәрәңге районы газетасының баш мөхәррире: Бәрәңгегә атаманы безнең авыл биргән

Бәрәңге районы газетасының баш мөхәррире: Бәрәңгегә атаманы безнең авыл биргән
Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Бөтендөнья татар конгрессы Марий Эл республикасы Бәрәңге районына Татарстан журналистлары өчен оештырган пресс-тур вакытында «Безнең тормыш» һәм «Якташлар» газетасының баш мөхәррире Фәнил Мусин «Татар-информ» хәбәрчесенә бәрәңгегә атаманың Бәрәңге авылы исеменнән алынуын әйтте.

«Безнең авылга исем бәрәңгедән бирелмәгән, киресенчә, без бәрәңгегә атаманы биргәнбез, ягъни бәрәңге Россиягә кергәнче үк инде безнең авыл Бәрәңге булган. Риваятьләр буенча, авыл 1550 елларда барлыкка килгән, бирегә Казан ханлыгыннан качкан татарлар килгән, ә архив документлары буенча 1685 ел күрсәтелә. Башта авылны «Беренгуэ» дип атыйлар, ул фарсы телендә «изгеләр авылы» дигәнне аңлата. Менә шуннан «Бәрәңге»гә кыскартылган», – ди ул.

  • Марий Элның Бәрәңге районына оештырылган сәфәр турында тулырак «Интертат» электрон газетасында танышырга мөмкин.

«1842 елны Мазарбаш авылында яшәүче Фәйзулла Гафтиев дигән кеше Петербургтан бәрәңге алып кайта. Һәм ничек үстерелүе, кулланылуы, нинди ризыклар пешереп булуын халыкка күрсәтә. Шуннан соң аны базарда сата башлыйлар», – дип сөйләде Фәнил Мусин бәрәңге атамасының барлыкка килүе турында.

«Башта алып кайтучының фамилиясе буенча «Гафти шалканы» дип йөртәләр, ә якын тирәдәге Арча, Әтнә районнарыннан килүчеләр аны «бәрәңге шалканы» ди. Аннары «шалканы» төшеп кала да, «бәрәңге» генә кала», – ди ул.

Татар теленең этимологик сүзлегендә бәрәңге атамасының килеп чыгышы алдагыча аңлатыла:

  • БӘРӘҢГЕ, (ЗДС: 110) бәрәй «картофель, картошка» – Идел-Урал телләрендә таралган сүз, тат. телендә килеп чыккан булса кирәк – тат. диал. бәрәнке, мар., чув. паранкă, пәрәңге, бäрангы (ләкин болар норматив вариант түгел). Башк. диал. бүрәңке, бүреңке, мар. диал. бöрäнгы, бÿрäнгы, ш. ук венг. burgonya «бәрәңге» вариантлары бу сүзне бур. бөөрэнхы < бор. монг. bögürеkei «йомарлак, тубалак, йомры нәрсә» (>> рус. баранка «тоташ тәгәрмәч») сүзе белән бәйләргә мөмкинлек бирә (бöрәңкәй > бүәрәңкә > бүрәнке һәм бәрәнке: мондый ә < ö > ү болг. сүзләренә хас, к. Аркан, Әрмәк ).
  • Тикшеренүләр бәрәңгенең күпләр уйланганча безгә Европадан түгел, көнчыгыштан – Себердән таралганлыгын күрсәтә. Бу bögürеkeiбөре сүзенең ише, к. Бөре. К. ш. ук чув. пуранхă «бәрәңге алмасы; бөре».
  • Удм. баранги, үзб. бәрәң һ.б.ш. «бәрәңге» < тат. Чув. вариантлар тур. к. Сергеев Л.П. Чувашские диалектные названия картофеля и их география // Диалекты и топонимия Поволжья. Чебоксары, 1972: 53–62. Бәрәңге сүзе Мари-Элдагы татар авылы Бәрәңгедән таралган (тәүләп шунда иккәннәр) дигән фикер игътибарга лаеклы; бу авыл исеме шундагы зур гына Параньга елгасы исеменнән (к. Галкин: 150).
  • Бәрәңге сүзенең бүтән аңлатмалары: гар. > иске тат. фәрәңги «Европаныкы, франкларның» сүзеннән (К. Насыйри), Беринг (Ерак Көнч. диңгезләрен тикшергән сәяхәтче) исеменнән (Н.К. Дмитриев), рус. диал. мериканка < американка «бәрәңге» сүзеннән (В.Г. Егоров), рус. сөйл. паренька «пешерелеп (парландырып) ашала торган тамыразык (шалкан, бәрәңге)» сүзеннән (Рясянен) – бүрәнке вариантын аңлата алмыйлар). Ахметьянов 1989: 53–54 (тәфсиллерәк аңлатыла); Тимергалин: 87–88.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100