news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бәрәңге һәм башка яшелчә үстерүчеләр өстәмә ярдәм алачак

Бәрәңге һәм башка яшелчә үстерүчеләр яңа федераль проект кысаларында агротехнология эшләре башкару өчен субсидия алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин кече һәм урта предприятиеләргә, шулай ук авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү турында карар имзалады.

Әлеге ярдәм чарасы яңа федераль проект кысаларында кертелә, ул 2023 елның 1 гыйнварыннан башланачак.

Кырым, Севастополь һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре бюджетны исәпләгәндә һәм бүлгәндә югарырак коэффициент алачак, чөнки алар бәрәңге һәм башка яшелчәләрне күбрәк үстерергә планлаштыра. Конкрет предприятие яки шәхси хуҗалык алып баручы кеше өчен субсидия күләме җитештерелгән продукция күләменә бәйле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot