news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бар өметем - “1000 рәхмәт” хәйрия концертында – Ирек Габдрахманов

“1000 рәхмәт” хәйрия концертында җыелган акча А.Вавилова исемендәге хосписка һәм инвалид автор-башкаручы Ирек Габдрахмановка ярдәм итүгә тотылачак.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Дистәләрчә җыр авторы, тумыштан симезлектән интегүче автор-башкаручы, бүген Германиядә яшәп көн күрүче Ирек Габдрахманов туган ягы Башкортстанның Уран авылына кайтып яшәргә тели. “Бар өметем - “1000 рәхмәт” хәйрия концертында”, – ди ул.

Билгеле булганча, 28 ноябрь көнне Казанның “УНИКС” концертлар залында “1000 рәхмәт” хәйрия концерты булачак. Аны оештыручы журналист Рөстәм Исхаков сүзләренчә, җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге хосписка һәм инвалид автор-башкаручы Ирек Габдрахмановка ярдәм итүгә тотылачак.

“Ирек абый – бик актив кеше, ул социаль челтәрләрдә әлеге концертның рекламасы белән шөгыльләнә”, – диде Рөстәм Исхаков.

“1000 рәхмәт” хәйрия концерты изге кешеләр тарафыннан оештырылган, дип уйлым. Ник дигәндә, аны оештыру күп чыгымнар таләп итә, бик мәшәкатьле эш. Шуңа күрә, кулымнан килгәнчә, мин дә өлеш кертергә тырышам. Оештыручыларга чын күңелемнән рәхмәт укыйм.

"Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламас, миңа да матди ярдәм булыр. Минем иҗатымны яратучылар да күбәя. Бу концерт миңа ярдәм итәр, дип ышанам", – диде Ирек Габдрахманов “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ирек Габдрахмановның гәүдә авырлыгы 300 центнердан арткан. Бүгенге көндә ул Германиянең Дюссельдорф шәһәреннән ерак булмаган бер тулай торакта яшәргә мәҗбүр. Ул Башкортстанның Бүздәк районы Яңа Актау авылында туып үскән. Туганнарына авырлык китермим, дип, 2009 елда, бар булган әйберләрен җыеп, Октябрьскидагы картлар йортына китә. Табиблар аңа "гормоннар дөрес эшләмәгәнлектән (эндокрин дисфункция), тумыштан ук тазарудан иза чигә" дигән диагноз куя. Икенче төркем инвалидлык бирәләр һәм Ирек әфәнде картлар йортында 2012 елга кадәр яши.
Эндокрин дисфункциядән интеккән кешеләргә Германиядә ярдәм күрсәтә алалар, махсус операция ясыйлар икән дигән сүзләрне ишетеп, ул акча туплап, чит илгә юл тота. Әмма авырлыгы зур булу сәбәпле, аңа ярдәм итәргә алынмыйлар. Ирек абый хәзер «Кызыл хач» ярдәме белән ярдәмгә мохтажлар интернатында яши.

“Башкортстанга, үз нигеземә кайтып яшисем килә. Әмма өем бүген алама хәлдә, анда яшәр өчен шартлар юк. Хәйрия концертында җыелган акчадан миңа да өлеш чыгар, дип өметләнәм. Кайту мөмкинлеге чыкса, мине Германия хөкүмәте, бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, өйгә хәтле озатып куя. Шәхси самолет билгеләп, медицина җиһазлары һәм табиб белән озатачаклар. Тик менә авылдагы йортым бик иске. Миңа анда яшәү өчен бәдрәф, душ бүлмәләре ясарга кирәк. Өй эчендә бусагалар да комачаулый. Егылмас өчен, тотынгычлар да куярга кирәк”, – диде ул. 

Искәртеп узыйк, “1000 рәхмәт” хәйрия концертында Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Сәфәрова, Гүзәлия, Илнар Ялалов, Лилия Муллагалиева, Дилә Нигъмәтуллина, Фәрит Мифтахов, Илназ Гарипов һ.б.лар катнаша.
Билет бәясе 500 дән алып 1500 сумга кадәр. Билетларны “Кассир.ру”, “Концерт.ру” сайтлары аша алып була. Шулай ук Баруди урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан “Вкус кофе” дигән кафедан билет алучыларга, кофе - бүләккә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100