news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бар кешегә дә ярап бетеп тә булмый - Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров

"Бөгелмә авазы" газетасына интервьюсында шәһәр башлыгы үзен тәнкыйтьләүчеләргә үпкәсе юклыгын әйткән, әмма сабыр булырга өндәгән.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Бөгелмә шәһәре һәм районы башлыгы Линар Закиров фикеренчә, социаль челтәрләрдәге тәнкыйть халыкның ни турында уйлаганын белеп торырга мөмкинлек бирә. Ул үзен тәнкыйтьләүчеләргә үпкәсе булмавын, әмма алга таба ризасызлык белдергәндә сабыррак булырга һәм мәсхәрәләүгә барып җитмәскә өндәгән.

"Күпме кеше булса, фикер дә шуның кадәр, бар кешегә ярап бетеп тә булмый. Социаль челтәрләрне без даими карап барабыз, хакимиятнең матбугат хезмәте социаль челтәрдә, интернетта, медиа-мәйданда нинди яңалыклар булуы турында мәгълүматны биреп тора. Шәһәрдәшләрнең тәнкыйте кайвакытта эштә ярдәм итеп куя, территорияләрне чистарту, асфальт түшәү кебек нәрсәләрне тизрәк хәл итәргә тырышабыз. Кайвакытта, минемчә, тәнкыйть конструктив булып бетмәскә дә мөмкин, әмма кешеләргә бит хисләрен, әйтергә теләгәннәрен кайдадыр чыгарырга кирәк. Ә интернет бу җәһәттән бик кулай нәрсә. Бернинди шелтәм дә, үпкәм дә юк. Бер генә теләгем бар – кешеләр сабыррак булсыннар, эшлекле тәнкыйть чиген узып, мәсхәрәләүгә кадәр барып җитмәсеннәр иде. Менә анысы инде күңелле әйбер түгел, кешенең тәрбиясезлеген генә күрсәтә ул. Әлбәттә, һәр фикергә урын бар. Әмма андыйларын мин авыр кичерәм. Һәрхәлдә шәһәрдәшләремнең һәр проблемасын аңларга тырышам, аларны хәл итәсем килә. Моңа кадәр шулай эшләдем, эшлим, эшләячәкмен дә", - дип белдергән район башлыгы. 

Ул елның иң зур уңышларының берсе дип инкубация йомыркалары җитештерүче "Племпродукт" предприятиесе ачылуны атый. Бу хакта ул "Бөгелмә авазы" газетасына биргән интервьюсында белдергән.  

"Бу – 6 миллиардка якын сум белән бәяләнә торган җитди инвестиция проекты. Елына 120 миллион данә йомырка җитештерәчәк. Салымнарны арттырырга да, 400дән артык кешегә эш урыны булдырырга да мөмкинлек бирәчәк урын бу", -дип белдергән район башлыгы. 

"2016 ел бездә яңа объектларны төзү, реконструкцияләү, сафка кертү дигән баш астында узды. Мисал өчен, 2 нче лицей бассейны 8 ел инде реконструкцияләүгә мохтаҗ иде. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән ул торгызылды, яңартылды. Моннан тыш, яңа спорт объектын – Көрәш сараен төзүгә керештек. Объект Ленин урамында, “Факел” спорт клубы янында булачак. Ул берничә сменада шөгыльләнергә мәҗбүр булган спорт мәктәпләренә эшне җиңеләйтәчәк. Ниһаять, “Юность” комплексындагы бассейнны реконструкцияләүгә керештек. Иске учреждениеләрнең берсе буларак, вакытында ремонт башкарылмау сәбәпле, бина яраксыз хәлгә килгән булган, хәзер инде яңа проект әзерләдек, эшне “нуль”дән башлыйбыз. Бассейн җәйгә ишекләрен ачар дип ниятлибез

Болардан тыш, 2016 елда 4нче мәктәп янкормасы сафка кертелде. Анда урын җитмәү үзен бик сиздерә иде. Ашханә, спорт залы, актлар залы канәгатьләнерлек хәлдә түгел иде. Озакка сузылды – 6 ел төзелде ул янкорма. Хәер, аны янкорма дип әйтергә тел дә әйләнми, бөтен җиһазлары булган өр-яңа мәктәп кебек. ул мәктәп безгә медалистларны күп әзерләр әле дигән өметтә калабыз", - дип белдергән Линар Закиров. 

Район җитәкчесе үзенең төп бурычы дип талантлы яшьләрне Бөгелмәгә тартуны атаган. "Биредә дә яхшы, ямьле, уңайлы икәнне аңлый башлауга, кайтачаклар алар", - дип белдергән ул.

Линар Закиров быел Авыр атлетика федерациясе президенты итеп сайланды. Ул моңа бәйле рәвештә Уставны өйрәнеп, тренерлар составы турындагы мәсьәләне җитди тикшерәчәген әйткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100