Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казаннан Луганскига рюкзаклар һәм уку әсбаплары җибәрелде
Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөкнең чираттагы колоннасы китте. Бу юлы Луганск Халык Республикасына 8 фура белән 150 тоннадан артык ярдәм алып баралар.
Төзелеш материалларыннан тыш, Луганск Халык Республикасы балалары өчен уку елы башына мәктәп кирәк-яраклары рәвешендә бүләкләр җибәреләчәк. Бу хакта 23 нче лицей укучысы, бер үк вакытта «Бердәм Россия»нең «Яшь гвардия» волонтеры Ранель сөйләде.
«Без Лисичанск һәм Рубежный балалары өчен рюкзак һәм уку җыелмаларын сайлап тутырдык. Шулай ук аларны төяргә ярдәм иттек. Монда буш вакытта эшлибез. Мин кешеләргә ярдәм итәргә телим, шуңа волонтерлык белән шөгыльләнәм, әти-әниләрем дә моны хуплый», — ди ул.
«Бердәм Россия» тарафдарлары активы, «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» һәм партиянең төбәк бүлеге «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе ярдәмендә Лисичанск һәм Рубежныйның һәр укучысы өчен уку җыелмалары белән рюкзаклар тутыра. Барлыгы 2,5 меңнән артык җыелма, һәркайсында 70 әр предмет.
Җыелмалар Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре тарафыннан уйланылган, аларга мәктәптә иң кирәкле әйберләр: канцелярия товарлары, дәфтәр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар кергән. Җыелмалар башлангыч, урта һәм югары сыйныф укучылары өчен яшь категорияләренә карап тутырылган.
«Мәктәп укучыларына канцелярия товарлары һәм уку елы башында кирәк булачак әйберләр, шулай ук фура белән төзелеш материаллары һәм азык-төлек төяп җибәрәбез. Моннан тыш, Лисичанск администрациясенә шәһәрдә эш оештыру өчен компьютерлар алып барабыз. Барлыгы 8 фура җибәрелә, барысы да уңышлы барып җитәр дип өметләнәм. Йөкләрне әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерәсем килә», – дип сөйләде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.
Ул шулай ук шәһәргә «Бердәм Россия» Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе үтенече белән Татарстан хөкүмәте сатып алган тагын бер палатка комплексы җибәреләчәген билгеләп үтте. Бу комплекста Лисичанск һәм Рубежный халкы гуманитар ярдәм ала ала, шулай ук волонтерлар тарафыннан Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар чакырып, хәйрия нигезендә оештырылган ял чараларында катнаша ала.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу инде быел «Бердәм Россия» төбәк бүлеге эгидасы белән җыелган гуманитар колоннаның җиденчесе. Махсус хәрби операция барган бөтен вакыт дәвамында Татарстандагы партия активистлары Луганск Халык Республикасына 1400 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз