news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Банкротлыкка чыккан Россия халкына ЮХИДИ штрафларын түләмәскә рөхсәт итәләр

Авыр тормыш хәлендә калган кешеләрнең хәлен җиңеләйтүдә тиешле чаралар ярдәм итәчәк.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Үзләрен банкрот дип игълан иткән Россия халкына ЮХИДИ штрафларын түләмәскә рөхсәт итәләр. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, тиешле закон проекты хөкүмәт комиссиясе тарафыннан каралган инде.

«Физик затларның бөлгенлеккә төшүе процедурасы авыр һәм табышсыз финанс хәленә эләккән гражданнарга бурычларыннан котылу өчен каралган», - дип сөйләде басмага Россия юристлары Ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев.

  • Суд департаменты мәгълүматлары буенча, быел 41 меңнән артык кеше банкрот дип танылган. Барлык процедуралардан соң аларның 153 млрд сумга якын бурычы юкка чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100