news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Банкротлыкка чыккан банкларның кыенлыклары ислам банкингы үсешенә тәэсир итми - экспертлар

Финанс кыенлыклары кичергән Татфондбанк, Булгар банк ислам банкингы белән эшләде. Мөселманча финанс системасының киләчәге хакында экспертлар фикере.

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Ислам банкингы белән хезмәттәшлек иткән Татфондбанк  һәм Булгар банкның кыенлыклар кичерүе ислам банкингы үсешенә ничек тәэсир итүе хакында "Татар-информ" экспертлардан сорады. 

 “Ислам банкингы — ул дөрес банкинг”

Мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Айдар Шаһимәрдәнов Татарстанда ислам банкингын үстерү өчен мөмкинлекләр бар дип саный.

“Ислам банкингы перспективасы бөтен дөньяда да бар, шул исәптән, Татарстанда да. Ислам банкингы — ул дөрес банкинг, чөнки акча эшләүгә түгел, ә хезмәткә, намуслы үзарә мөнәсәбәткә корылган. Шуңа да ислам банкингы бары үсәчәк кенә. Бу Татарстанга да кагыла. Сабын куыгы кебек “кабартылган” банклар вакыты җиткәч, барыбер бөлгенлеккә төшә. Финанс пирамидалары да “ишелә”, чөнки билгеле бер вакыт җиткәч, аларның үз вазыйфаларын башкара алу мөмкинлеге юкка чыга. Шуңа да без ислам банкингын “сабын куыкларына” бәйле булмаган банклар ярдәмендә үстерү яклы”, - диде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Татарстанда гамәлдә булган “Амаль” финанс йорты вәкилләре белән “Татар-информ” берничә тапкыр элемтәгә керергә тырышып караса да, анда сорауларга җавап бирерлек эксперт табылмады. Шуңа да "Татар-информ" “Амаль”ның Мәскәүдәге вәкиле Тимур Хәйретдинов белән элемтәгә керде.

“Банклардагы шау-шу безгә кагылмады”

“Яңа ел алдыннан булган “дулкын” ул ислам банкингына түгел, ә лицензия нигезендә, кредитлар бирә торган банкларга гына кагылды. “Амаль” финанс йортына исә бу “дулкын” кагылмады диярлек, чөнки ул Россия законнарыннан чыгып караганда, банк булып саналмый һәм бу аның плюсы”, - ди Тимур Хәйретдинов. Аның фикеренчә, Татарстандагы банклар белән килеп чыккан авырлыкларда әлеге банкларда кертемнәре булучылар гаепле, чөнки алар ясалма рәвештә шау-шу тудыра. Шул рәвешле кешеләр үз куллары белән үзләренә зыян сала, дип саный финанс йорты вәкиле.

“Безнең финанс йорты Россия законнарына буйсынмый, һәм шул рәвешле, акчаларны вакытыннан алда кайтарып бирү дә юк. Әгәр килешү нигезендә клиент акчаларын куллануга 1 елга биргән икән, димәк, ул аларны төгәл бер елдан гына ала алачак. Дөрес, бик кыен очракларда, кеше авырып китсә, яки якын кешесе үлеп, акча кирәккәндә, без аңа резервтагы акчаларны бирә алабыз”, - диде Тимур Хәйретдинов. Аның фикеренчә, банкингның шул рәвешле эшләве аның даимилеген тәэмин итә, чөнки кертемнәре булучыларның күпләп акчаларын алу нәтиҗәсендә ул таркалмый.

Финанс йорты вәкиле шулай ук “Амаль”ның “Булгар” банк белән хезмәттәшлек итүе, банкта финанс кыенлыклар башланганчы ук туктатылуын да билгеләп үтте. Хәзер “Амаль” “Аверс банк” белән берлектә эшли.

Ислам банкингының киләчәгенә килгәндә, Тимур Хәйретдинов фикеренчә, ул һичшиксез бар. “Өммәт үсә, традицион ислам тарафдарлары арта. Әмма моны кем тормышка ашырыр дигән мәсьәлә килеп баса. Миңа калса, бу эш тукталып калмас, чөнки аның башында Татарстан җитәкчелеге торды, яхшы команда тупланылды. Ислам банкингының киләчәге — законнар үзгәрүгә бәйле. Мисал өчен, салым түләү буенча без гади банклар белән бертигез шартларда түгел. Гадәти банклар өстәмә бәягә салым түләмәсә, без аны түлибез”,-ди финанс йорты вәкиле.

Ул бу өлкәдә Казахстан тәҗрибәсен кулланырга мөмкин икәнен дә билгеләп үтте.

“Ислам банкингына ихтыяҗ бик зур. Әле бүген иртәнге якта гына да берничә кеше шалтыратып, бу хакта белеште. Чын мөселманнар традицион банклар хезмәтләреннән файдалана алмый, әмма моңа карап кына, аларның ихтыяҗлары кимеми. Алар өчен дә мөмкинлекләр табарга кирәк”, - ди Тимур Хәйретдинов.

Ислам банкингы шәригать законнары буенча финанс эшчәнлек алып бара. Процентка бурычка акча бирү тыела, шуңа күрә ислам финансистлары клиентка кредит бирми, ә кирәкле товарны (машина яки фатир) соңрак түләү шарты (рассрочка) белән сата. Шулай ук дуңгыз, алкоголь, корал һ.б. сату һәм җитештерүне финанслау тыела.

Россиядә 20 млн чамасы мөселман яши. Шулай булуга да карамастан, саф ислам банкингы төре беркайда да юк, банк бүлекләрендә махсус "ислам тәрәзәсе" дә билгеләнмәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot