news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Банкта зур суммада акча саклаучыларга социаль түләүләр һәм субсидияләр түләнмәскә мөмкин

Банк счетларында зур суммада акчалары булган россиялеләр социаль түләүләрен һәм субсидияләрен югалтырга мөмкин, дип яза РИА Новости. Басма бу хакта юрист Полина Гусятниковага сылтама белән хәбәр итә. Моны «Российская газета» яза.

Юрист сүзләренчә, социаль түләү алу өчен гаиләдәге керемнең бер кешегә исәпләнгән өлеше яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш, бу очракта милек һәм банк кертемнәре дә исәпкә алына.

Ул билгеләп үткәнчә, банктагы кертем төбәктәге ун яшәү минимумыннан артмаска тиеш, ә процентлары бер яшәү минимумыннан азрак булу шарт. Башка очракта, дәүләт түләүләрне кире кайтаруны таләп итә ала.

Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, физик затларның рубльләрдәге депозитларын иң күп җәлеп итә торган ун банк кертемнәре буенча уртача максималь ставка октябрьнең өченче декадасы нәтиҗәләре буенча 6,84 процентка кадәр арткан. Уртача максималь ставканың иң зур күрсәткечләре 2022 елның март аендагы беренче декадада – 20,51 процент, ә иң азы 2020 елның октябренең беренче декадасында (4,33 процент) теркәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100