news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Банклар Россия кешеләренә мошенникларга күчергән акчаларын кире кайтара башлаячак

Россия банклары алдау операцияләрен туктата башлаячак һәм клиентлары җинаятьчеләргә күчергән акчаны кире кайтарачак. «Милли түләү системасы турында»гы законга төзәтмәләр кертә торган проект турында тулырак Дәүләт Думасының телеграм-каналы сөйләде.

Закон проекты парламентның түбән палатасында өченче укылышны узды. Аның ярдәмендә Россиядә мошенниклар турындагы махсус база барлыкка киләчәк, ул оператив рәвештә тулыланып торачак. Банклар кирәк булган вакытта аны карый алачак.

Акча күчерелгәнче үк операцияләр мошенниклык билгеләре буенча тикшереләчәк, бу вакытта клиентның акча күчерүгә ризалык бирү яки бирмәве, акчаның алдау юлы белән алынмаган булуы өйрәнеләчәк. Тикшерү ике яктан – түләүче һәм алучы ягыннан да алып барылачак.

«Әгәр банк, операциянең мошенникларныкы булуы турында базадан мәгълүмат алса, барыбер акча күчерә икән, ул бу акчаларны тулы күләмдә кайтарырга тиеш булачак. Моның өчен клиент гариза биргәннән соң 30 көн бирелә, ә илдән читтә ясалган күчерүдә – 60 көн», – дип аңлаттылар Думада.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, еш кына мошенникларның гамәлләреннән халыкның иң ышанучан категориясе — өлкән буын зыян күрә. Алданган гражданнар җинаятьчеләргә соңгы милеген бирә: милекләрен саталар, кредитлар алалар. Моны туктатырга кирәк», – дип белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100