Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Банклар клиентларның кредит түләргә сәләтле булуына ТКХ түләүләре буенча бәя бирәчәк
Сервис сынау режимында эшли башлаган.
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). «Мир» картасы операторы булган Милли түләү карталары системасы клиентларның кредит түләргә сәләтлелеген бәяли торган үз системасын булдырачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Сервис сынау режимында эшли башлаган инде. Хәзер әлеге системага тоташтырылган 323 банк онлайн режимында клиентларның кредит тарихын гына түгел, алар турындагы башка мәгълүматларны да белеп торачак. Биредә сүз гражданнарның торак-коммуналь, кәрәзле элемтә хезмәтләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны үз вакытында түлиләрме-юкмы икәнлегенә бәйле мәгълүмат хакында бара.
Сынау нәтиҗәләре буенча 2019 елның язында Милли түләү карталары системасы тарафыннан эшләнгән сервис сәнәгый кулланылышка тапшырылырга мөмкин. Милли түләү карталары системасының стратегик партнеры – Берләштерелгән кредит бюросы.
Хәзер финанс оешмаларына клиентлардан шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен өстәмә рөхсәт сорарга туры киләчәк, дип искәртә белгечләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз