Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Банклар кертемнәр һәм кредитлар буенча ставкаларны киметүне дәвам итә
Россиядә банкларның күпчелеге Үзәк банкның төп ставка буенча карарыннан соң кредитлар һәм кертемнәр буенча ставкаларны төшерә башлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Россия Банкы узган җомгада төп ставканы төшерде, бу юлы 2 процент пунктына - еллык 18 процентка кадәр.
Сбербанк та җомга көнне үк 28 июльдән базар ипотекасы, кулланучылар кредитлары һәм кертемнәр буенча ставкаларның кимүе турында хәбәр итте.
Минималь ипотека ставкасы хәзер – 19,4 процент, кулланучылар кредитлары буенча минималь ставка 20,9 процент тәшкил итәчәк. Кертемнәр буенча максималь керем - 4 айга 16 процент.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз