Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Банклар ата-аналарга балаларының акча тотулары турында хәбәр итә башлый
Россия банклары хәзер 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган клиентларының ата-аналарына яки законлы вәкилләренә балага карта бирү, шулай ук аның счетында башкарылган барлык операцияләр, түләүләр һәм акча күчерүләр турында хәбәр итәргә мәҗбүр була. Үзәк банк булдырган әлеге чара 29 марттан гәмәлгә кертелде. Ул «дропперлар» – мошенниклар урлаган акчаларны «юдыруга» (легальләштерүгә) җәлеп ителгән кешеләргә, шул исәптән яшүсмерләргә каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Балаларның түләүләре һәм акча күчерүләре турында мәгълүмат бирү һәм моның ысулы банк белән килешүдә языла, дип сөйләде Россия Банкының мәгълүмати иминлек департаменты вәкиле Екатерина Желунова. Мәгълүмат бирү push-белдерүләр яки СМС-хатлар аша башкарылачак, диде Банки.ру аналитигы Эряния Бочкина.
Икенче вариант ата-аналар үзләре бала счет ачкан банк хезмәткәрләреннән файдаланмаган очракта актуаль булачак. Әгәр балага әле 14 яшь тулмаган булса, карта ата-ананың картасына өстәмә буларак ачыла, шуңа күрә бу очракта ата-аналар баласының картасы белән идарә итә һәм аның барлык операцияләрен күрә ала, дип искәртте финанс маркетплейсы аналитигы.
Чара нәкъ менә 14 яшьтән өлкәнрәк балаларга юнәлтелгән, чөнки алар закон нигезендә банкларда мөстәкыйль рәвештә счет ача һәм банк хезмәте күрсәтүгә килешү имзалый ала.
Гамәлгә кертелгән яңа чара, беренче чиратта, балигъ булмаган клиентларны мошенниклардан һәм дропперлыкка җәлеп итүдән яклауга юнәлдерелгән, ди аналитик Бочкина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз