news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия банкы төп ставканы 14,25 процентка кадәр төшерде

Россия Банкының Директорлар советы 19 июньдә узган утырышта төп ставканы 0,25 процент пунктына - еллык 14,25 процентка кадәр киметү турында карар кабул итте. Бу хакта регулятор сайтында хәбәр ителә.

Үзәк банкта билгеләп үтүләренчә, Россия икътисады уртача темплар белән үсүен дәвам итә. Шул ук вакытта, тотрыклы бәяләр басымы бераз кимеде, әмма элеккечә бер елга күчереп исәпләгәндә 4-5 процент диапазонында кала.

Регулятор мәгълүматлары буенча, 15 июньгә еллык инфляция 5,6 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта, халыкның һәм бизнесның инфляция өметләре кимесә дә, барыбер югары булып кала.

Үзәк банк еллык инфляция 2026 елда 4,5–5,5 процентка кадәр акрынаячак, ә икенче яртыеллыкта тотрыклы дәрәҗәгә (4 процентка) чыгачак, дип фаразлый. 2027 елда һәм алга таба күрсәткеч максатчан күрсәткечкә якын булырга тиеш.

Россия Банкы Директорлар советының төп ставка мәсьәләсе буенча киләсе утырышы 2026 елның 24 июленә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot