news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Банк Казани” җырчы Салават Фәтхетдиновны банкрот дип тануны таләп итә

Җырчыга белдерелгән дәгъва суммасы – 13 миллион сум.

“Банк Казани” җырчы Салават Фәтхетдиновны банкрот дип тануны таләп итә
Ильнар Тухбатов

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Банк Казани” җырчы Салават Фәтхетдиновның бөлгенлеккә төшүен тануны таләп итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж суды сайтында хәбәр ителә. Дәгъва суммасы – 13 миллион сум.

Дәгъва гаризасы Казанда Патрис Лумумба урамы буенча теркәлгән шәхси эшмәкәр Салават Зәкиевич Фәтхетдиновка белдерелә. Фәтхетдинов башка гражданин кредиты буенча поручитель (җаваплылыкны алучы) булган.

Гариза судка 2016 елның 21 декабрендә килеп ирешә. Бер айга якын вакыт узгач, 2017 елның 23 гыйнварында аны эшкә кертеп, суд утырышын билгелиләр. Ул 17 нче февральдә узарга тиеш.

Өченче затлар сыйфатында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Совет районы буенча суд приставлары бүлеге, “Төньяк-Көнбатыш үзкөйләнешле арбитраж идарәчеләр оешмасы” берлеге җәлеп ителә.

Җырчының “НУР” компанияләр төркеме җитәкчесе Заһир Исрафилов алган кредит буенча поручитель булуы турында мәгълүмат бар. 2015 елда “Банк Казани” бу компаниядән 14,4 млн сум акча түләттерүне таләп итә.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең башкарма производстволар банкында 2016 елның 22 гыйнварында Вахитов районы суды Фәтхетдиновның милкенә арест салганы турында мәгълүмат бар. Узган елның җәендә кредит буенча 17,2 млн сумнан артык бурыч булганлыктан, башкарма производство кузгатыла. Шул ук елның маенда – 4,5 млн сумлык залогка алынган милек өчен түләттерүгә мөрәҗәгать.

Салават Фәтхетдиновның үзе белән элемтәгә керергә теләсәк тә, ул трубканы алмады.

Салават Фәтхетдинов - Татарстан Республикасының халык һәм атказанган, Россиянең, Башкортстанның атказанган артисты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100