news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Банк филиалы ябылса, клиентка борчылыр нигез бармы, акчаны кайда сакласаң отышлы?

«Вкладлар: халыкка финанс кризис чорында нәрсә тәкъдим ителә» темасына үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә шул хакта сүз булды

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ачык һәм ябык акционерлык җәмгыятьләр булган банкларда вкладлар: халыкка финанс кризис чорында нәрсә тәкъдим ителә темасына «түгәрәк өстәл» утырышында Татарстанда эшчәнлеген җәелдергән банкларның вәкилләре катнашты. Аерым алганда, алар – «Интеза-Санпаоло» группасына кергән КМБ БАНКының компанияләр белән эшләү буенча юнәлеше җитәкчесе Ольга Мясникова белән шушы ук КМБ БАНКның Түбән Новгород филиалының Казандагы бүлеге идарәчесе Илшат Бикмөхәммәтов һәм КМБ БАНКның региональ үзәгенең ваклап хезмәт күрсәтү бизнесы җитәкчесе Эдуард Щербань, ВТБ24 банкының Казандагы 1659 нчы филиалы «На Калинина» өстәмә офисы директоры Аида Шакирова, Россия Федерациясе акционерлык коммерцияле Саклык банкы/Сбербанк «Банк Татарстан» бүлегенең  халык вкладлары һәм исәп-хисаплары бүлеге җитәкечесе Раилә Кәримова, ЗЕНИТ банкының Казан филиалы ваклап хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Ренат Фәйзетдинов, БТА-Казан АКБның УРРБ продукт менеджерлары бүлеге җитәкчесе Рузалия Романова.

 

            Икътисади кризис чорында банклар системасының ышанычлылыгы, банкларда тәкъдим ителгән вкладлар турында халыкның мәгълүматлы булуы, республика халкын банк күрсәтә алырлык сыйфатлы хезмәтләр базарына җәлеп итү, перспективалы яңа вкладлар белән таныштыру һ.б. мәсьәләләр - мәгълүмат агентлыгының коммерция директоры Наил Селиванов алып барган сөйләшүдә әнә шул хакта сүз барды.

 

«Түгәрәк өстәл» утырышы барышында катнашучылар республикада эшчәнлеген җәелдергән банкларның берсе дә икътисади кризис чорында бөлгенлеккә төшмәгәнлеген билгеләп үттеләр һәм бу саклыкка акча салучылар һәм банкларның үзара ышанычы нәтиҗәсе буларак бәяләнде, халыкны исә имеш-мимешләргә ышанмаска, ә ышанычлы чыганаклар аша гына эш йөртергә чакырдылар.  И.Бикмөхәммәтов та моңа аеруча игътибар биреп, ике арада үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашуда һәм алга таба үстерүдә клиентларның ышанып тапшырган акчасы белән эш итү буенча банк эшчәнлегенең үтә күренмәлелеге дә йогынты ясый, әлбәттә, болар барысы да кредитлар буенча процент ставкаларына да бәйләнгән, дип басым ясап әйтте. Аның фикеренчә, һәрбер клиентка шәхсән профессиональ якын килү, аның мәнфәгатьләренә төшенү, кирәк чакта клиент өчен кулай киңәш бирү зарур. Чөнки клиент  акчаларының иминлеге саклык банклары җаваплылыгында һәм, эш пешкән очракта, ике як та отачак кына, димәк, табыш алачак. Нинди төр акчада (рубль, АКШ доллары, евро) капиталын саклау исә клиентның ихтыярында, ләкин акча кайсы илдә басылганына карап, файдасы да шушы ил акча берәмлеген ныгытуда үзен сиздерәчәк. Аннары башкарып булмастайны вәгъдә итүче банкларга артык ышаныч күрсәтергә, тиз арада әллә ни баеп китүгә өметләнергә ярамый. Шушы гади генә киңәшләрне тоткан хәлдә, И.Бикмөхәммәтов фикеренчә, финанс кризисы артык куркыныч янамаячак.

 

            О.Мясникова китергән мәгълүматлар буенча, 1992 елдан эшли башлаган КМБ БАНКы Россиянең зур региональ банкларының берсе, ил буенча аның 25 регионда 80нән артык офисы санала һәм шуларның 5се - Казанда, аларның үзәге Мәскәүдә урнашкан. Әлеге банк тышкы сәүдә операцияләрен финанслый, кече һәм урта бизнеска хезмәт күрсәтә, кулланучылар кредитлары, ипотека буенча һәм, әлбәттә, вкладлар/депозитлар, VISA түләү системасына банк карталары ачу кебек хезмәтләр күрсәтә. КМБ БАНКы Италиядә XVI гасырда нигез салынган «Интеза Санпаоло» банкының Россиядәге бүлендек структурасы булып тора. Банкларның ел саен рейтингын билгели торган «Forbers» журналындагы исемлектә Россиянең иң ышанычлы финанс структуралары арасында КМБ БАНКы узган елны 14 нче урынга чыккан, анда исә илнең Саклык банкы/Сбербанк, ВТБ, Россельхозбанк кебек әйдәп баручы банклары бар, ә группа үзе капиталлаштыру күләме буенча беренче өчлеккә керә, дөнья буйлап 20 млн. чамасы клиенты бар. Ә инде вкладлар буенча КМБ БАНК аларның 4 төрлесен тәкъдим итә: «Свобода выбора», «Лестница успеха», «Максимум роста», «Ежемесячный урожай». Аларның беренчесе буенча клиент акчасының бер өлешен теләсә кайсы вакытта салдыра ала һәм, хисабында минималь сумма калдырылган очракта, аның процент ставкасы да үзгәрешсез кала, шулай ук вкладын тулыландыра да ала. Икенчесе исә чагыштырмача аз вакытка акча салып, озак вакытка исәпләнгәне кебек үк мөмкинлекләр бирә: вкладның квартал саен процент ставкасы арта, һәр кварталда билгеләнгән процентлар саклана. Өченчесе, атамасыннан ук аңлашылганча, аз гына вакытта, 31 көннән алып, максималь югары процент вәгъдә итә, ләкин 367 көннән соң процент ставкасы кимүгә таба бара. Соңгысы исә 91 көннән башлап, 548 көнгә кадәр процент ставкасын үстерә дә, аннары кимүгә борыла, шул ук вакытта ай саен процентларны түли бара, вкладны тулыландыру мөмкинлеге дә бирә. Боларында максималь срок – 731 көн. Шуңа күрә саклыкка акча салганда клиентларга бөтен нечкәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк, ә банк исә үзенең мөмкинлекләреннән чыгып эш йөртә. Болардан тыш, вкладчылар өчен пакетлы тәкъдимнәр дә каралган: «Бизнес» - 500 меңнән 1 млн. сумга кадәр, «Премиум» - 1 млн. сумнан 3 млн. сумга кадәр, «VIP» - 3 мең сумнан башлап, һәм һәркайсы буенча VISA дебет картасы бирелә, 1 ел буена алар буенча бушлай хезмәт күрсәтелә һ.б. Җыеп кына әйткәндә, әлеге банкта клиентка комплекслы хезмәт күрсәтү күздә тотыла.

           

Аида Шакирова, ВТБ24 банкы группасына кергән Казан филиалы 2000 елда эшчәнлеген башлаган, дип, исемендәге “24” саны тәүлек әйләнәсе эшләүне аңлатуын белдерде, ягъни банкка барып йөрми генә, аена 25 сумлык телебанк программасы аша валюта алу, вкладка акча кертү, коммуналь түләүләр, акча күчерү һ.б. төрле эш итеп була, банк карточкасы, виртуаль мөмкинлек киң кулланыла. Ваклап хезмәт күрсәтү бизнесы белән эшли торган иң зур банкларның берсе булган ВТБ24 банкы РФнең 68 регионында тамыр җәйгән, 500дән артык филиалы һәм өстәмә офисы бар, шул исәптән Татарстанда – 13 һәм Казанда ул 2007 елдан бирле эшли. Вкладлар исә бизнес йолдызларыннан алып пенсионерларга кадәр каралган. Әйтик, “ВТБ24-Индекс” дигәне 2, 3 һәм 5 ел вакытка башлап кимендә 50 мең сум яки 1 мең АКШ доллары (евро) салып, кимендә 1 мең сум яки 100 доллар (евро) өстәмә взнос алуны күздә тота. “ВТБ24-Растущий доход” дигәне баштан кимендә 30 мең сум яки 500 доллар  (евро) салып, алдарак әйтелгән кадәр табыш алырга мөмкинлек бирә һәм 3 ел эчендә вкладны соратучы булмаса, ул янә шул ук вакытка озайтыла (ләкин 2 тапкырдан артык түгел). “ВТБ24-Комфортный” вклады буенча акчаны алдан килешенгән калдыкка (ул беренче взнос суммасы да ) – 50 мең сум яки 3 мең долларга (евро) кадәр акчаны кирәк чакта алдырып һәм тулыландырып була. Барлыгы 2 ел эчендә өстәмә взнос – кимендә 10 мең сум яки 500 доллар (евро). Шулай ук “ВТБ24-Целевой”, “ВТБ24- Доходный-Банкомат” (банкоматтан 40 мең сумга кадәр акча салдырып һәм түләүләр буенча операцияләр башкарып була) дигәннәре һ.б. бар. Соңгысына вкладлар 395 көнгә алына һәм банкомат аша эш йөртүне күздә тотып тәкъдим ителә. Кимендә 5 мең сум яки 200 доллар (евро) салып, 91 көндә 10 процент, 181 көндә 12,75 процент керемгә корылган.  Шулай ук кимендә 100 мең сум яки 4 мең доллар (евро) салып, кимендә 10 мең сум яки 300 доллар (евро) өстәмә взнос алып була торганы “ВТБ24-Вклад в ипотеку” дип атала һәм ипотека кредитыннан файдаланучыларга 61 көнгә исәпләнгән. Болардан кала, киметелгән процент ставкасы белән автокредит, кече бизнес өчен кредит алу да һ.б. мөмкин.

 

            ВТБ24 банкының Казандагы офисы директоры А.Шакирова: “Без илебезнең көчле, кешеләренең хәлле һәм уңышлы булуын һәм горурлык белән гомер итүләрен телибез, үз чиратында, банклар моңа ярдәм итәчәк. Тагын шунысын әйтү урынлы: аеручы кризис чорында зур “куш” җыярга омтылмаска кирәк, чөнки 1се отса, калган 99ы ярык тагарак алдында калачак. Хәзерге вазгыятьтә булганын саклап кала белү, тотрыклылык кыйммәтрәк һәм, мөмкин булса, тупланганны арттырырга тырышырга”, - дигән уртак фикерне белдерә.

 

Саклык банкы/Сбербанк «Банк Татарстан» бүлеге вәкиле Р.Кәримова сүзләренчә, әлеге банкта быел Сыйфат елы игълан ителгән, шулай булгач, эшчәнлектә сыйфатка аеруча игътибар бирелә. Банктагы үзгәрешләрне клиентлар да сизми калмагандыр, ди ул. Әлеге банкның активы илнең банк системасының чиреген тәшкил итә, Россия икътисадының төп кредиторы санала һәм аның эшчәнлеге 1841 елдан бирле гамәлдә. Бу банканың составында 17 территориаль банк бар һәм ил буенча 20 меңнән артык подразделение исәпләнә, шул исәптән Татарстанда - 850 филиал. Тагын Казакъстан белән Украинада бүлендек банклары бар, Һиндстан белән Кытайга чыгу мөмкинлеге карала, иң ышанычлы банкларның берсе булып тора. Саклык банкының «Банк Татарстан» бүлеге бүген 12 төр вклад тәкъдим итә, шуларның 4се яңа - “Накопительный”, “Доверительный”, хәйрия эшләрендә катнашу өчен “Подари жизнь”, “Мультивалютный”.

 

Коммерцияле ЗЕНИТ банкы Татарстанда 1998 елдан бирле генә эшли, шуңа да карамастан, аның вәкиле Р.Фәйзетдинов фикеренчә, ул үсештә. Әлмәт филиалы буларак Казанда һәм Түбән Камада Әлмәт банкы мәнфәгатьләре буенча эш йөртә торган әлеге банк 30 көннән 2 елга кадәрле вакытка вкладлар, ипотека һәм кулланучылар мәнфәгатьләре буенча кредитлар, автокредитлар, банк карталары, инвестицияләр, кыйммәтле металл базары буенча һ.б. төр хезмәт күрсәтә. Республикада физик затларга вкладлар буенча процент ставкасы югары булган банклардан санала.

 

Казакъстан банкының Россиядәге, шул исәптән Татарстандагы филиаллар челтәренә кергән БТА-Казан вәкиле Р.Романова аның элеккеге Идел-Кама акционерлык банкы булганлыгын, шуны исәпкә алганда, республика банк челтәрендә 17 ел эшләвен белдерде. Россия буенча 25 филиалы булган БТА банкының Казакъстандагысында 48 процент акция тупланган, шуның 75 проценты Казакъстан Хөкүмәте фонды тарафыннан сатып алынган, димәк, шушы дәүләт банк эшчәнлегенә гарантия бирә дигән сүз һәм шушы республикада ул 4 зур банкның берсе булып тора. БТА-Казан клиентларына бары тик сроклы вкладлар гына тәкъдим итә.

 

“Түгәрәк өстәл” утырышында әйтелгәнчә, әгәр банк бөлгенлеккә төшә калса, дәүләт гарантия бирә. Узган елның октябреннән гамәлгә кергән банк системалары турындагы федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, андыйларның я лицензиясе алына, яки кредиторлары алдындагы йөкләмәләрен үтәүгә мораторий кулланыла, вкладлар буенча түләү тулысынча башкарыла, ягъни 700 мең сумны дәүләт бирә. Әгәр инде күпмедер күләмдә акчасы булып, аны кайсы банкка салырга белмәгәннәргә, иң кулае, шул сумманы бүлеп, ышанычлы төрле банкка озак вакытка урнаштыру отышлы. Моннан тыш, “Саклау банкы/Сбербанкның республикадагы үзәктән ераграк урнашкан торак пунктлардагы кайбер филиаллары ябылу турында сүзләр йөри, моның өчен клиентка борчылыр нигез бармы?” соравына Р.Кәримова, акча югалмый, чөнки вкладлар үзәк банкта саклана, акча мәсьәләсендә якын урнашкан шундый ук банк бүлегенә яки филиалына гына мөрәҗәгать итәсе, дип тынычландыра. Утырышта әйтелгән уртак фикер: акча әйләнештә булса отышлы, өйдә саклаганда ул табыш китерә алмый, ә югалту куркынычы бермә-бер арта.

(Материал реклама максатларында әзерләнде.)       

 

news_right_1
news_right_2
news_bot