news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Банк аналитигы Осадчий Костинның Россиядә төп ставкага карата фаразын кире какты

Үзәк Банкның 25 октябрьдә узачак утырышы нәтиҗәләре буенча Россия Банкы төп ставкасын 21 процент дәрәҗәсенә кадәр күтәрмәячәкләр. «Татар-информ» белән БКФ банкы аналитик идарәсе башлыгы Максим Осадчий шундый фараз белән уртаклашты.

«25 октябрьдә узачак утырышта төп ставка кимү мөмкин түгел. Үзәк банк җитәкчелеге белдерүләренә караганда, ставка артырга мөмкин. Бер процент пунктка, 20 процентка кадәр арттыру ихтималы зур», - дип белдерде ул.

Элегрәк «Россия 24» телеканалына биргән интервьюда ВТБ башлыгы Андрей Костин төп ставканы 21 процентка кадәр күтәрергә мөмкиннәр, дип белдерде.

«Татар-информ»га Максим Осадчий аңлатканча, вакыйгаларның мондый үсеше мөмкин түгел. Бу процент ставкаларын кисәк арттыру сәбәпле бурыч кризисы куркынычы барлыкка килү ихтималы белән бәйле.

Бүгенге көндә Россиядә төп ставка еллык 19 процентны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100