news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бангладешта пассажир автобусы елгага төшеп киткән, 18 кеше һәлак булган

Бангладешта пассажир автобусы елгага төшкән. Ким дигәндә 18 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә The Daily Star.

Автобуста барлыгы 40ка якын кеше булган. Автобус понтонда булганда һәм паромга керергә әзерләнгәндә елгага төшеп киткән. Ярга мөстәкыйль рәвештә 11 кеше чыга алган.

Автобусны елгадан авариядән соң 6 сәгать узгач кына күтәреп чыгара алганнар. Берничә пассажир әлегә кадәр хәбәрсез югалган булып санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot