news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бангладештан килгән самолет Мьянмада һәлакәткә очраган

Әлегә зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бангладешның Biman авиакомпаниясе самолеты Мьянма аэропортында һәлакәткә очраган. Бу хакта Myanmar Times басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Синьхуа агентлыгы мәгълүматлары буенча, самолет Янгона Халыкара аэропортында очу полосасыннан чыккан һәм өч өлешкә җимерелгән. Әлегә зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.

Хәзер аэропорт ябылган. Daily Star басмасы хәбәре буенча бортта 33 пассажир булган.

Компания вәкиле Шакил Мерадж (Shakil Meraj) белдергәнчә, һава шартлары начар булу сәбәпле, самолет аэропортка төшеп утыру полосасыннан чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot