news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бангладеш тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Казанга БРИКС саммитына килде

Бангладеш тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Мөхәммәд Джашим Уддин 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

Халыкара аэропортта кунакны Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин каршы алды. Күркәм гадәткә кергәнчә, аңа ипи-тоз һәм татар халыкның милли ризыгы – чәкчәк тәкъдим иттеләр.

Узган ел Бангладеш БРИКСның тулы хокуклы әгъзасы булу өчен рәсми рәвештә заявка бирде. Бүген ун ил БРИКСта әгъза булып тора, алар - Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Мисыр, Иран, Эфиопия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны.

Элегрәк Казанга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд Бен Заид Әл Нахайян килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100