Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бангладеш делегациясе Татарстанның технологик потенциалын бәяләде
Бүген Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында Бангладеш Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды. Анда бу илнең Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Ислам Назрул катнашты. Бу хакта «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Бангладеш вәкилләре республиканың җитештерү мәйданчыкларында булды. Делегация төбәкнең технологик потенциалын югары бәяләде һәм яхшы мисал буларак Иннополисны билгеләп үтте.
Инфраструктура һәм бизнес өчен шартлар белән танышканнан соң кунаклар Бангладешта бизнес-парк ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Очрашуда катнашучыларга шулай ук «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр. Делегация чарада катнашырга теләк белдерде.
Фото: https://t.me/kznforum
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз