news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Банан Россиянең авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә кертелде

Россия Хөкүмәте бананны РФ авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә кертте. Бу хакта боерык хокукый мәгълүмат рәсми порталында урнаштырылган.

Документ нигезендә, банан хәзер «авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, фәнни оешмалар, һөнәри белем бирү оешмалары, югары белем бирү оешмалары җитештерә, сәнәгать эшкәртүе үткәрә торган авыл хуҗалыгы продукциясе исемлегенә» керә.

Март аенда бананны авыл хуҗалыгы культуралары исемлегенә кертү мөмкинлеге турында Ставрополь краеның авыл хуҗалыгы министры Сергей Измалков хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә федераль хөкүмәт һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы дәрәҗәсендә каралган.

Соңрак Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров быелгы Петербург халыкара икътисади форумында РИА Новостига биргән интервьюда белдергәнчә, төбәктә бананның беренче уңышын 2027 елда алырга планлаштыралар.

Элегрәк Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут бананны теплицаларда үстерергә тәкъдим итте. Казахстанга сәфәр белән барып теплица шартларында банан үстерү белән танышканнан соң, Россиядә шундый ук проект башлап җибәрү турында карар кабул ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot