news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балыкны гадәттә гаиләләр белән үрчетәләр - Нәҗип Хаҗипов

2017 елда балык үрчетү буенча ким дигәндә 50 кеше укытылачак.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова).  Балыкны гадәттә гаиләләр белән үрчетәләр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов шундый фикердә.

“Балыкчылыкның шунысы үзенчәлекле — моның белән гадәттә, гаилә белән шөгыльләнәләр. 50 кеше укытыла икән, димәк, 50 күлдә балык үрчетелә дигән сүз. Республика зур сулыклардан ерак тора, шуңа да балык безгә килеп җиткәнче, аның бәясе арта. Үзебездә үрчетү исә бик файдалы булачак”, - диде министрлык вәкиле.

Ул шулай ук Татарстанда балыкчылык өлкәсендә булган кыенлыкларны да атады. “Беренчедән, балык үрчетү белән шөгыльләнүче буенча махсус укыган, белемле белгечләр юк. Без аларны әзерләүне максат итеп куйдык һәм 2015 елда 25 кешедән торган беренче төркем белгечләрне укытып чыгардык”, - диде Нәҗип Хаҗипов. Сүз уңаеннан, 2017 елда балык үрчетү буенча ким дигәндә 50 кеше укытылачак.

Тармак вәкиле сүзләренчә, 2017 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Казан Дәүләт энергетика университеты арасында килешү төзелгән. Ихтиология өлкәсендә белгечләрне хәзер КДЭУда әзерләячәкләр.

“Бу өлкә кече эшмәкәрлектә зур кызыксыну уятты. Әлеге мәсьәлә Республика Президенты дәрәҗәсендә хәл ителә. Яңа концепцияләр эшләнелде, Татарстанда сулы биологик ресурсларны торгызу һәм аквакультураларны үстерү мәсьәләләре буенча совет оештырылды”, - дип билгеләп үтте урынбасар.

Икенче кыен мәсьәлә дип ул балык азыгы булмауны әйтте. “Әгәр дә комбикорм белән тукландырсак, балыклар ике тапкыр тизрәк үсәр иде. Безнең балык үрчетүчеләр исә басуларында нәрсә үсә, балыкларын шуның белән тукландырырга мәҗбүр. Тагын бер кыенлык — тирән эшкәртү белән бәйле. Без балыкны күбрәк туң килеш сатабыз, ә ярымфабрикатлар бездә әле әзерләнми. Мисал өчен, тавыктан нинди генә ризыклар эшләнелми. Балык та шул бит инде, аннан да бик күп төрле ризыклар әзерләргә була. Бездә кечкенә цехлар бар, әмма аларны эреләтергә кирәк”, - диде Нәҗип Хаҗипов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100