news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балыкмы, әллә кармакмы? - "Ватаным Татарстан" газетасы

Ил Президенты Владимир Путин демографик сәясәткә бәйле зур реформа башлануы турында әйтте.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-инфлорм", "Ватаным Татарстан", Эльвира Вәлиева). Бәби алып кайтырга җыенучыларны сөендер­деләр. Ил Президенты Владимир Путин демографик сәясәткә бәйле зур реформа башлануы турында әйтте. Беренче баласын тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә ай саен – пособие, ә икенче һәм аннан соңгы нарасыен үстерүчеләргә – “Ана капиталы” вакытын озайтуга өстәп, ташламалы ипотека да вәгъдә итәләр. Кайберәүләр әлеге яңалыкны халык турында кайгыртудан бигрәк, “сайлау алды бүләге” дип бәяләгән, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы хәбәрчесе.

Мөгаен, иң көтелгән яңалык “Ана капиталы”на бәйледер. Билгеле булганча, әлеге программа моннан 11 ел элек гамәлгә керде һәм киләсе елның 31 декабрендә тәмамланырга тиеш иде. Президент кушуы буенча, икенче һәм аннан соңгы баласын тәрбия­ләү­челәргә дәүләттән матди ярдәм бирүне 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтмакчылар. Хәзер ул 453 мең дә 26 сум тәшкил итә. Моңа кадәр “Ана капиталы”н ин­дексацияләүне 2020 елга кадәр туктатып тору турында да хәбәр иттеләр. Алга таба “әни акчасы”н файдалану мөмкинлекләрен дә арттырмакчылар. Мәсәлән, аз керемле гаиләләргә, балага яшь ярым тулганчы, аны ай саен өлешләп түләү каралган. “Ана капиталы”н, нарасыйга ике ай тулганнан соң, балалар бакчасы яки ясле өчен түләүгә дә тотарга ярый. Соңгысы әниләр эшкә чыга алсын өчен эшләнә, дигәннәр. Алдагы ике елда ике айдан алып өч яшькә кадәрге сабыйларны бакчада урын белән тәэмин итү бурычы тора.

Бәби алып кайтырга теләүче аз керемле гаиләләргә дә булышмакчылар. Илдә беренче балага яшь ярым тулганчыга кадәр исәпләнгән пособие гамәлгә керәчәк. Якынча исәпләп тә караганнар: киләсе елда әлеге түләү – 10 мең 532 сум, 2019 елда – 10 мең 836 сум, 2020 елда 11 мең 143 сум тәшкил итәчәк. Пособие гаи­ләнең керем дәрәҗәсенә карап кына бирелә. Беренче бәби акчасына айлык кереме төбәктәге яшәү минимумы күрсәткеченнән бер ярым тапкыр артмаган гаи­ләләр өмет итә ала. Өченче балага пособие түләүче төбәкләр саны да артачак дип көтелә. Федераль үзәк бюджеттан өстәмә акча бүлеп бирү турында игълан ит­кән. Хәзер мондый ярдәм илнең 50 төбәгендә гамәлдә. Бу – туучылар саны ил күләмендәге күр­сәткечләрдән түбәнрәк һәм демографик вәзгыять чагыштырмача начар булган төбәкләр.

Яшь гаиләләр өчен иң зур яңалык торак шартларын яхшыртуга бәйле. Илбашы киләсе елның 1 гыйнварыннан махсус ипотека кредиты программасы гамәлгә керүе турында әйткән. Дәүләт банктан алган бурычның 6 проценттан артыгын субсидияләя­чәк. Яңалыктан 2018 елда икенче һәм аннан соңгы бәбиен алып кайтучылар файдалана ала. Кредит рәсмиләштергән көннән алып, икенче балага – өч, ә өчен­чесенә биш елга кадәр ярдәм каралган. 2022 кадәр әлеге программадан 500 меңнән артык гаилә файдаланачак, дигәннәр. Шушы вакыт аралыгында туган балаларга субсидия программа тәмамланган­нан соң да бире­ләчәк.

Белгечләр әйтүенчә, реформа кысасында тәкъдим ителгән ча­ра­ларның адреслы булуын онытырга ярамый. Шуңа күрә әниләр һәм бәбиләр көтмәгәндә генә баеп китәчәк, дип артык өметләнәсе юк. Росстат мәгъ­лүматларына караганда, бүген илдә ике һәм аннан да күбрәк бала үстерүче 6 миллион гаиләнең 3,6 миллион чамасы аз керемле булып исәп­ләнә. Илнең Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, бөтен программаларны тормышка ашыру өчен елына 250 миллиард сум акча кирәк булачак. Казнада мондый резерв бар икән. Димәк, өстәмә акча таләп ителмәячәк. Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Бәйсез социаль сәясәт институты директоры Татья­на Малева әйтүенчә, “Ана капиталы” программасы гамәлгә кергән еллардан күренгәнчә, халыкка матди ярдәм итү ул – иң үтемле чараларның берсе. Ә акча күктән яумый. Шуңа күрә реформаны киләсе елның мартында узачак сайлауга бәйләп аңлату­чылар да бар.

Икътисадчы Илдус Гомәров сүзләренә караганда, яңалык туучылар саны сизелерлек дәрәҗәдә артуга китермәсә дә, очын очка ялгап яшәүче гаиләләрнең хәлен бермә-бер яхшыртачак. “Балалар күбрәк тусын өчен нишләргә? Юк, акча өләшергә түгел, ә әти-әни­ләрне эш белән тәэмин итәргә, мәктәптә белем бирү дәрәҗәсен яхшыртырга, торак йортлар янәшә­сендә балалар бакчалары, сырхау­ханәләр төзергә, уңайлы шартлар булдырырга кирәк. Акча өчен генә бала табу коточкыч бит. Кызганыч, соңгы арада бу – бик еш күзәтелә торган хәл. Халыкка балык түгел, ә кармак кирәк”, – дип язган “Фейс­бук”та танылган сәя­сәтче Кирилл Шулика. Акча булса да кыен, булмаса да... 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100