news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балыкчыларга бозга чыгуны бераз кичектереп торырга киңәш иттеләр

Куркынычсыз калынлыктагы боз кайчан барлыкка киләчәге турында бүген «Татар-информ» матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге начальнигы Регина Гаязова сөйләде.

«Татарстан Республикасының су объектларында боз барлыкка килү процессы башланды. Шул ук вакытта, без балыкчыларның һәм балаларның бозга чыгуын күзәтәбез инде. Әлеге вакытта боз әле формалашмаган, ул әле куркынычсыз түгел», – дип билгеләп үтте ул.

Регина Гаязова боз барлыкка килү процессы берничә фактордан тора: агым тизлеге, сулыкның тирәнлеге һәм җил көче, шулай ук һава температурасы.

«Кече елгаларда һәм күлләрдә боз калынлыгы инде 6 сантиметрга җитә, ләкин тотрыклы салкыннар әлегә юк, бозның структурасы куркынычсызлыкны тәэмин итми. Кышкы балык тотуны яратучыларга мөрәҗәгать итәсем килә: куркыныч бозга чыгуны беразга кичектереп торыгыз», – дип өстәде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге начальнигы.

Аның сүзләренчә, әгәр температура тагын бер атна минус 15 градус дәрәҗәсендә торса, шул ук вакытта явым-төшемнәр һәм көчле җил булмаса, Татарстан сулыкларында боз тору тәмамланачак һәм боз җитәрлек калынлык җыячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot