news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балыкчылык белән шөгыльләнергә Татарстанда бөтен мөмкинлекләр бар — министр урынбасары

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, узган ел республикада балык эшкәртү һәм консервалау 5,5 процентка арткан.

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Узган елның гыйнвар-октябрь айларында Татарстанда 3974,3 тонна балык эшкәртелгән һәм консервланган. 2015 елның шул вакыт аралыгы белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 5,5 процентка артык. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек өлкәсен үстерү бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Айдар Мөхәммәтгалиев хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республикада аквакультураны үстерү максатыннан, махсус дәүләт программасы кабул ителгән. Аның нигезендә, бюджеттан 22,2 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирү каралган.

Татарстанда балык үрчетү белән барлыгы 5 хуҗалык шөгыльләнә. Болар: "Арча балык хуҗалыгы”  җаваплыгы чикләнгән җәмгыять, "Кайбыч балык хуҗалыгы" ачык акционерлык җәмгыяте, “Өшнә” балык хуҗалыгы” ачык акционерлык җәмгыяте, “Дымка” балык хуҗалыгы” ачык акционерлык җәмгыяте һәм “Зәй балык хуҗалыгы “ җаваплыгы чикләнгән җәмгыять.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов билгеләп үткәнчә, республикада балык үрчетү белән шөгыльләнү өчен барлык табигый шартлар да бар. Татарстанда сулыклар күләме дә җитәрлек.

“Балыкчылык белән шөгыльләнү өчен республикада бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бездә сулыклар, елгалар бик күп. Мисал өчен, Куйбышев сусаклагычының мәйданы гына да 280 мең гектар. Үзе бер диңгез шикелле. Түбән Кама сусаклагычына 90 мең гектар туры килә. Моннан тыш безнең Зәйдә 2 мең гектар сулык бар. Шулай ук гомуми мәйданы 700 гектар булган күлләр, 250 гектар мәйданлы елгалар бар. Балык үрчетү өчен ясалган буалар да шактый ”, – диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100