news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балыкчы көнендә балык музее булдырылачак

Тәтешлеләр бу эштә экспонатлар белән булыша ала

 (Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Тәтештә булачак балык музеен әзерләү эшләре башланган.

Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә,фондта булган экспонатларны яңарталар. Эшлекле хатлар алышалар һәм Ундоры музее белән элемтәдә торалар. Шулай ук Уфа реставрацияләүчеләре белән эшлиләр. Районның балык хуҗалыгында эшләгән тәтешлеләр белән очрашалар. Музей хезмәткәрләре Тәтештә балык промыселына мөнәсәбәтләре булган якташларына әйберләр белән булышуларын сорап мөрәҗәгать итәләр. Аны ачу Балыкчы көнендә (быел ул 12 июльгә туры килә - ред.) булыр, дип хәбәр итә “Тәтеш таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot