news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсенең Яңа Арыш авылында балалар өчен дини мәҗлес оештырылды

Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә балалар өчен дини мәҗлес оештырылды. Авылда укучылар дини белем үзләштерә.

Монда өлкән абыстаебыз Гөлсинә Хәйретдинова беренчеләрдән булып, балаларга дини дәресләр укытты. Иске мәчеттә салкын булуга карамастан, шәкертләрнең укуларын туктатмады. Күп кенә дәресләрне өенә чакырып та укытты.

Хәзерге вакытта, әлеге саваплы эшне Галия һәм Дамир Нәбиуллиннар дәвам итә. Быел 8 малай һәм 15 кыз белем алды. Балалар гарәп әлифбасы, намаз уку тәртибе, әхлак нигезләре буенча дәресләр укыды. Укулар тәмамлану уңаеннан, балалар өчен дини мәҗлес үткәрелде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot