Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Балык Бистәсендә яшәүчеләр «Кием – күңел көзгесе» дип исемләнгән чарага җыелды
Балык Бистәсе район мәдәният йортында «Кием-күңел көзгесе» дип исемләнгән чара узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар күргәзмәләр белән якыннан танышты. Күңелләренә хуш килгән әйберләрне сатып та алдылар. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.
Чарада Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мөслимәләр, дин кардәшләребез, балалар бакчалары хезмәткәрләре катнашты.
Аш-су остасы Гөлнар Вәлимөхәммәтова татар халкының милли ризыгы, табын күрке чәкчәк пешерү серләре белән бүлеште. Гөлназ Нәбиуллина талкыш кәләвә пешерүе турында сөйләде. Алисәнең күркәм шамаилләре, картиналары, Фәния Якупованың күптөрле бизәнү әйберләре белән якыннан танышырга мөмкин иде.
Бәйрәмне Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина алып барды. Бәйрәм чарасы Коръәннән аятьләр уку белән башланды. Районның баш абыстае Асия Гәйнетдинова чыгышы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Балык Бистәсе районының балалар бакчалары хезмәткәрләре дә зур хезмәт куйган иде әлеге чарага. Алар башкаруындагы «Нәни кызлар» дефилесын карап, тамашачылар бик сокланды, матурлыкларына хозурланды.
Алып баручы тамашачыларның да күңелен яуларга өлгерде. Берсеннән-берсе матур бәйгеләр игълан итеп, сорауларга җаваплар да алды. Өлкән яшьтәге апалар мөнәҗәтләр дә әйтте. Урта яшьтәге ханымнарыбыз Гөлнара Әмитованың киемнәр кибетеннән зәвыклы, милли, күркәм күлмәкләрен тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз