news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә хәрбинең Батырлык орденын туганына тапшырдылар

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районында узган киңәшмәдә район башлыгы Радик Ислямов рядовой Айрат Нәбиулла улы Сибгатуллинның (үлгәннән соң) югары дәүләт бүләгенә лаек булуын белдерде. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Һәм хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге өчен геройның Батырлык орденын хәрби хезмәткәрнең апасы Усманова Альбина Нәбиулла кызына тапшырды.

«Без үзебезнең хәрбиләр белән горурланабыз. Аларның батырлыклары онытылмас, Ватан хакына гомерләрен биргән геройлар һәрвакыт халык йөрәгендә яшәячәк», - дип белдерде Радик Ислямов.

news_right_1
news_right_2
news_bot