news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә узучы «Бистә шәле» хакында: Күңелле һәм рәхәт фестиваль

Балык Бистәсендә узучы «Бистә шәле» хакында: Күңелле һәм рәхәт фестиваль
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Балык Бистәсендә 3нче мәртәбә узган республикакүләм «Бистә шәле» фестивале турында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова да фикерләре белән уртаклашты.

«Бистә шәле» республикакүләм фестивальгә әверелде. Әлеге фестивальне без шундый куанып үткәрәбез. Чыннан да, аның масштаблары киңәя. Әзерлекләр бик иртә башлана. Бик теләп район мәдәният йортына репетицияләргә йөрибез. Күңелле һәм рәхәт фестиваль», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш фестивальгә елдан-ел күбрәк халык килүен дә билгеләп үтте.

«Иң элек шәлләр бәйлибез, шуннан соң шәлләр белән мода дефилесын күрсәтәбез. Шулай ук «Ак калфак» белән дә аулак өйләр оештырабыз. «Бистә шәле» фестивале алга таба да дәвам итәргә, яшәргә тиеш. Елдан-ел килгән кунакларыбыз да арта. Бүген Кукмара районыннан «Сәйлән» һәм «Сердәш» ансамбльләрен каршы алдык. Аларны бөтен мәйдан белән таныштырып, бергәләп күңел ачтык. Күңелләребез бик шат, киләсе елларда да фестиваль шаулап-гөрләп үтсен», — диде ул.

Фестиваль барышында «Иң креатив шәл», «Эрлим, чорныйм» һәм «Уртага читләрне тегү» кебек бәйгеләрендә җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләнде.

Бәйрәмнең хедлайнерлары булып Рәфил һәм Эльмира Җәләлиевлар чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot