news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгы билгеләп үтелде

Журналист Раил Садретдинов кичәдән репортаж тәкъдим итә.

Балык Бистәсендә шагыйрь, дин әһеле Миргазиз Укмасыйның 140 еллыгы билгеләп үтелде
Фото: Раил Садретдинов

Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә күренекле шагыйрь, дин әһеле, Тукай замандашы Миргазиз Укмасыйны искә алу кичәсе уза. 14 июнь көнне аның тууына 140 ел.

Шул уңайдан Россия кооперация университетының Дәрдемәнд исемендәге татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе, Миргазиз Укмасыйның авылдашы, танылган телевидение алып баручысы Флюра Абдуллина башлангычы һәм Балык Бистәсе районы хакимияте ярдәмендә фәнни-гамәли конференция оештырылган. Анда филология фәннәре докторлары, әдәбият галимнәре Тәлгать Галиуллин, Зөфәр Рәмиев, Әлфәт Закирҗанов, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының башка галимнәре белән беррәттән район китапханәчеләре һәм шагыйрьләр, иҗат әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре дә катнаша.

Конференция кысаларында Миргазиз Укмасый шигырьләрен сәнгатьле укучылар конкурсына йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү дә каралган.

Конференциядә ясалган чыгышларны киләчәктә аерым җыентык итеп чыгару нияте бар.

Флюра Абдуллина әйтүенчә, киләчәктә Миргазиз Укмасый исемен мәңгеләштерүдә әле шактый эшләр башкарасы бар. «Беренчедән, аның туган авылы - Кече Укмаста Миргазиз Укмасый исемендәге урам булырга тиеш. Икенчедән, 1994 елда шагыйрь туган нигезенә куелган истәлек тактасын да яңартырга кирәк», - диде ул.

Районның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина конференциянең әһәмияте турында әйтеп, мондый чараның район тормышында зур вакыйга булуын искәртте.

«Шагыйрь юлы» велопроекты авторы Дамир Сафин киләчәктә Лаеш, Балык Бистәсе, Арча районнарын берләштергән махсус маршрут эшләү ниятен әйтте. «Кече Укмаста Тукай чордашы Миргазиз Укмасый туган. Кол Галинең туган урыны да биредән ерак түгел. Лаеш - шагыйрь Гавриил Державинны биргән төбәк. Без аларны берләштерергә телибез», - диде ул.

Районда туризм үсеше өчен җаваплы Эльмира Сибгатова әйтүенчә, Миргазиз Укмасый кебек шәхесләрнең исеме туризмны үстереп җибәрүдә зур роль уйный. Алар туристларның игътибарын җәлеп итә ала диде ул.

Журналист Раил Садретдинов Балык Бистәсе үзәк китапханәсенә гаилә архивында Миргазиз Укмасыйга бәйле сакланган фотосурәтне бүләк итте. Моннан 50 ел элек Укмасыйның оныгы Нелли (Наилә) тарафыннан Кече Укмас авылы зиратында төшерелгән фотода Укмасыйның кызы - Ләйлә дә бар.

Балык Бистәсендә М.Укмасый урамы бар

Фото: © Раил Садретдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100