Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсендә «Бистә шәле» хатын-кызлар һөнәрчелеге республика фестивале узды
15 августта Татарстанның Балык Бистәсе районында дүртенче тапкыр «Бистә шәле» хатын-кызлар һөнәрчелеге республика фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны ТР Мәдәният министрлыгы һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге оештырды. Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узган фестиваль, «Иске Казан түгәрәк уены» конкурсы белән берләшеп, Татарстанның 20 районыннан, Башкортстан, Марий Эл республикалары, шулай ук Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән килгән халык традицияләрен саклаучылар өчен җәлеп итү ноктасына әверелде.

Тантаналы бүләкләү чарасы бәйрәмнең үзәк вакыйгасы булды. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Радик Исламов тарихны саклауның һәм осталыкны буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте. Дания Галиева (Балтач авылы), Гөлчирә Ханнанова (Күгәрчен авылы) һәм Миңсылу Галимова (Яңа Арыш авылы) Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Төп конкурс номинациясендә — «Креатив шәл»дә Казаннан Салават Мөхәммәдияров Гран-при яулады, Балык Бистәсеннән Мәдинә Миндубаева - беренче, Балтач авылыннан Алсу Вафина – икенче, Күгәрченнән Гөлүсә Мөкриева өченче урынга лаек булды.
Фестиваль мәйданчыкларында параллель рәвештә эшлекле һәм интерактив программа тәкъдим ителде. Кунаклар өчен кулдан ясалган эшләнмәләр һәм милли камыр ашларыннан торган «Бистә кабартмасы» күргәзмә-сәүдәсе эшләде, анда татар ризыкларын әзерләү процессы күрсәтелде. Катнашучылар шәл бәйләү, чабата үрү, себерке һәм каз каурыеннан кулинар пумалалар үрү буенча мастер-классларны карады. Моннан тыш, орчыктан йомгак урау традицион бәйгесе уздырылды, аның нәтиҗәләре район туган якны өйрәнү музее фондларын тулыландырачак. Бәйрәмне хөрмәт итеп, республикабызның танылган мәдәният эшлеклеләре, шул исәптән халык артисты Сәкинә Минханова һәм балалар язучысы Алинә Бикмуллина да килгән иде.

Рекордлы шәлнең үзәк мәйданга чыгарылуы һәм буыннар дәвамчанлыгын символлаштыручы халык җыры астында масштаблы бию чараның югары ноктасы булды. Программаның иҗади өлешен Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, җырчы Асылъяр һәм Балык Бистәсе кызы Зөһрә Вәлиуллина чыгышлары тәмамлады. Фольклор ансамбльләре җитәкчеләре фестивальне оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм әлеге инициатива өчен район җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, киләсе елда да кунакчыл Балык Бистәсе туфрагына әйләнеп кайтырга әзер булуларын белдерде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз