news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә «Бистә шәле» республика фестивале үтте

Балык Бистәсендә «Бистә шәле» республика фестивале үтте
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Балык Бистәсе районы үзәк мәйданында «Бистә шәле» II республикакүләм хатын-кызлар кәсебе фестивале узды.

«Районыбызның Күгәрчен авылында борынгыдан ук шәл бәйләү осталары күп булган. Шуннан исә шәл бәйләүчеләребез башка җирлекләребездә дә яшиләр. Без бүгенге көнне дә әлеге кәсепчелекне, матур традицияне саклап калырга ниятләдек. Яшь, киләсе буыннар да бу шөгыльне күреп, белеп үссен иде. Монда Татарстанның күпчелек районнары катнаша. Алдагы елда төбәкара дәрәҗәдә үткәрәсебез килә», — дип сөйләде Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Район җитәкчесе сәхнәдән халыкны сәламләгәндә шулай ук халык традицияләрен саклавын ассызыклады. «Әлеге фестиваль безнең гореф-гадәтләребезне данлый. Һәрберегезне шушы зур бәйрәмгә көтеп алабыз», — диде ул.

«Мин сезне ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән сәламлим. Узган ел әлеге фестиваль ифрат уңышлы үткән иде. Быел ул тагы да кызыклырак, масштаблырак һәм тулырак. Бу чын-чыннан Балык Бистәсенең бренд бәйрәме», — диде Татар мәдәни үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең проект эшчәнлеге һәм мәдәни инициативаларга ярдәм итү секторы мөдире Гүзәл Фәезова.

Бәйрәм сәхнәсе рәсми чыгышлардан һәм бүләкләүләрдән соң җыр-моң, фольклор төркемнәренә бирелде. Шәлләрне төрлечә өске киемдә куллану үрнәкләрен күрсәткән дефиле үткәрелде.

Чара барышында шәлләрдән, халык кәсепчелегеннән торган күргәзмәләр эшләде. Фестивальдә шулай ук Саба, Буа, Әлки, Мөслим, һ. б. район җирлекләреннән ансамбльләр, иҗат төркемнәре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100