news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә «Бистә шәле» фестивале узачак

Балык Бистәсендә «Бистә шәле» фестивале узачак
Фото: © «Татар-информ»

16 августта Балык Бистәсендә өченче ел рәттән «Бистә шәле» хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узачак. Биредә районнан оста бәйләүчеләр һәм бөтен республикадан фольклор коллективлары җыелачак.

Барлыгы 3 конкурс игълан ителгән.

«Иң креатив шәл» конкурсында теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен катнашучы үзе һәм эше турында алдан хәбәр итәргә тиеш. Конкурска гадәти булмаган техникада кулдан эшләнгән әйберләр кабул ителә. Гаризалар 5 августка кадәр rdksloboda@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

«Эрлим, чорныйм» конкурсында катнашучыларга бер үк күләмдә мамык бирелә. Хатын-кызлар билгеле бер вакыт эчендә мамыктан җеп эрләргә тиеш була. Бәйге катнашучыларның бәйләү тизлеген һәм сыйфатын билгеләячәк. Катнашырга теләүчеләрне фестиваль көнендә килеп теркәлергә чакыралар.

Өченче конкурс «Уртага читләрне тегү» дип атала. Катнашучылар командаларга бүленә (һәр командада 4 кеше). Аларга шәлнең уртасы һәм читләре бирелә. Билгеле бер вакыт эчендә катнашучылар шәлнең уртасына читләрне тоташтырып тегәргә тиеш була. Бәйге катнашучыларның тегү тизлеген һәм сыйфатын билгеләячәк. Конкурс урында уздырыла, алдан гаризалар җибәрергә кирәкми.

news_right_1
news_right_2
news_bot