news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балык Бистәсендә беренче тапкыр шәл бәйләүчеләр фестивале узачак

Балык Бистәсендә беренче тапкыр шәл бәйләүчеләр фестивале узачак

Балык Бистәсе районында беренче тапкыр «Бистә шәле» дип исемләнгән хатын-кызлар халык кәсебенең I республика фестивале узачак. Чара 19 августта Сабантуй мәйданында 11:00 башлана.

«Таткультресурсцентр» директоры Алсу Мифтахова сүзләренчә, килгән кунаклар иң зур рекордсмен шәлне күрә ала. Бу 2023 елда бәйләнгән шәлләрдән җыелган бер зур шәл булачак. Аның размерларын әлегә сер итеп калдырдылар.

«Шәл бәйләү кәсебе, нигездә, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында таралган. Бу бәйрәмдә мамыктан ясалган башка эшләнмәләр дә тәкъдим ителәчәк. Киләсе елда фестивальдә төбәкләр дә катнашыр, дип уйлыйм. Татарстанның 7 районыннан гаризалар килде, катнашырга теләүче осталар бар», – дип сөйләде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының мәдәният һәм мәгариф комитеты референты Ләйсән Исхакова сүзләренчә, фестиваль – җирлекне һәм андагы осталарны күрсәтү өчен зур мөмкинлек. «Осталарны, җирлектәге гадәтләрне күтәрү - бу чараның иң зур байлыгы. Анда хәзерге вакытта да шәл бәйләргә өйрәнәм дип торучы хатын-кызлар, балалар бар. Киләсе елларда төбәкара чарага әйләнүенә бер шик тә юк», - диде ул.

Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айгөл Вафина сүзләренчә, районда яшәүче 453 хатын-кызның 300е шәл бәйли белә. «Мамык шәл бәйләү кәсебе Күгәрчен авылыннан башланып киткән. Аннан башка авыллар да бәйли башлаган. Бер авылны гына аерып алмас өчен, чараны Балык Бистәсендә үткәрергә булдык», - диде ул.

Балык Бистәсе Башкарма комитетының социаль-мәдәни бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина чараны үткәрү хыялы күптән булуын әйтте. Ул чараның программасы һәм бәйгеләр белән таныштырды.

«Бу республика күләмендәге беренче адым, шуңа фестиваль безнең өчен бик кадерле. Без ике бәйге уйлап таптык. «Иң тиз шәл бәйләүче»не билгелиячәкбез. Катнашучыларга билгеле бер күләм җеп бирелә һәм беренче бәйләп бетерүче җиңүче була. Икенче бәйге «Иң креатив шәл» дип атала. Һәр кеше шәлне үзенчә, төрле бизәк белән бәйли. Бәйгегә шәлләрне алдан бәйләп киләләр. Фестивальнең кереш өлешендә шәл бәйләү барлыкка килү тарихы күрсәтеләчәк», – диде ул.

Ул мамык киемнән дефиле һәм «Бистә кабартмасы» дип аталган күргәзмә булачагын да әйтте. Балалар өчен аерым мәйданчыклар була. Хедлайнерлар – Зәринә Хәсәншина, Сиринә Зәйнетдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100