news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә «Аксакаллар шурасы»ның чираттагы очрашуы узды

Балык Бистәсе үзәк китапханәсе каршында шагыйрь Вазыйх Фатыйхов җитәкчелегендә эшләп килүче «Аксакаллар шурасы»ның чираттагы очрашуы узды. Бу хакта «Авыл офыклары» газетасы яза.

Ул очрашуны башлап, Чаллы шәһәреннән махсус кайткан якташыбыз, Ямаш авылы кызы Зөлфия Хәйруллина, аның иҗаты белән кыскача таныштырды. Аннан Зөлфия Хәйруллина үзе сүз алды, тормышы белән таныштырды, шигърияткә ничек килүе турында сөйләде. Яши торган җирендә үзе кебек иҗат сөючеләр, күрше төбәкләрдәге иҗади берлекләр белән аралашуын бәян итте. Шигырьләрен, җырларын тамашачыга җиткерде. Аны хөрмәт итеп якын туганнары, дуслары да килгән иде. Авылдашы Рәмис Хуҗагариповның гармунда яраткан көйләрен уйнавы чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде.

Очрашуның икенче өлешендә укытучы, тарихчы, озак еллар комсомол һәм партия органнарында эшләгән Рөстәм Мөхәммәтшин район җирлегенә кагылышлы тарихи истәлекләр белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot